Актанышның беренче санлы мәктәбендә террорга каршы өйрәнүләр үтте
28, 29 август көннәрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы приказы белән барлык мәгариф оешмаларында террорга каршы өйрәнүләр уздырыла. Бүген әлеге мөһим өйрәнү Актанышның беренче санлы мәктәбендә үтте.
Актанышның беренче санлы мәктәбе, филиалларын да исәпкә алып, 622 укучы белән яңа уку елын каршыларга әзерләнә. Аларга 101 укытучы, тәрбияче һәм техник хезмәткәр белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге өйрәнүләрдә 70 укытучы һәм техник персонал катнашты.
Сценарий нигезендә мәктәпкә ике террорчы мәктәпкә керергә омтылды, бер үк вакытта билгесез затлар, тәрәзәне ачып, шартлаткыч матдә куеп киттеләр. Ишекне ачарга тырышкан вакытта, кизү торучы тревога төймәсенә басып куркыныч янаганын хәбәр итте. Мәктәп директоры Альберт Мансуровка да бу хакта җиткерелде, ул микрофон аша коллективка торрорчыларның һөҗүм итүен, сакланырга кирәклеген боерды. Бу вакыттта тиз арада килеп җиткән полиция хезмәткәрләре террорчыларны тоткарлады.
Террорчыларның шартлаткыч салынган кара сумкасы табылуга, эвакуация игълан ителде. Тавышбиргечләрдән «Игътибар, өйрәнү тревогасы! Билгесез предмет табылды, барыгызга да мәктәп бинасыннан чыгарга!» дигән сүзләр яңгырады. Укытучылар бердәм төстә ыгы-зыгысыз мәктәпнең ярдәмче ишеге аша урамга чыктылар.
Кинолог эте белән шартлаткыч матдәне табып, полиция хезмәткәре шартлаткычны уку йорты бинасыннан алып чыгып китте.
Район мәгариф идарәсенең хезмәтне саклау, коррупциягә һәм террорга каршы эшчәнлек буенча баш белгече Айрат Кәрамов өйрәнүләрнең бурычы - фаҗигале хәлләрне булдырмау, килеп чыккан очракта, югалып калмыйча, паника тудырмыйча, гадәттән тыш хәлләрдән югалтуларсыз чыга алу, дип белдерде. Һөҗүм булган очракта мәктәптәге кешеләр сыйныф бүлмәләренә качарга, эвакуация булганда, тиз арада чыгып китәргә тиеш.
Актаныш районындагы, структур бүлекчәләрне дә кертеп, барлык мәгариф оешмаларына да тревога сигнализациясе төймәсе куелды. Әлеге төймәгә басуга, фаҗига турындагы хәбәр Минзәләдәге ведосмтвоара сак хезмәте һәм «Росгвардия» бүлекчәсенә барып җитә. «Росгвардия» РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция участогына хәбәр итә.
Актаныш районы башлыгының террорга каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев бу өйрәнүләрнең террор куркынычы булганда һәр кешенең үз вазыйфасын дөрес итеп үтәвенә ирешергә ярдәм итүен белдерде.
Өйрәнүләр өйрәнүдә генә калсын иде. Мәгариф учреждениеләре террордан саклану буенча төрле категорияләргә бүленгән. 2, 3, 4 нче категорияле мәгариф оешмалары тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Уку елы башланыр алдыннан һәр мәгариф оешмасы, һәр мәктәпне йөреп, тревога сигнализациянең эшләвен тикшердек. Мәктәпкә чит-ят кеше кермәскә тиеш. Күпчелек мәктәпләр турникетлар белән җиһазландырылган. 1, 2 мәктәптә, гимназиядә укучылар бинага үз брелоклары белән генә үтә ала, – диде ул.
Сүз уңаеннан, 2,3 категорияле мәктәпләр шәхси сак хезмәте белән саклана, пропуск режимы кертелгән. 4 нче категория мәктәпләр дә үз таләпләре буенча эшли.
Мәктәп директоры Альберт Мансуров террордан саклану белән беррәттән, балаларның юлдагы куркынычсызлыгын тәэмин итү дә күз уңында булуын искәртте. 1 сентябрьдән үк укырга килү белән, укытучылар балаларны куркынычсыз мәктәпкә бару маршрутына өйрәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев