Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актанышның «Игелек үзәге» социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә телефон мошенникларыннан ничек сакланырга кирәклеген аңлатты

Статистика буенча, еш кына мошенниклык гамәлләреннән нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр зыян күрә. Актаныш районы “Игелек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үзләре карамагындагы өлкәннәргә телефон мошенникларыннан ничек сакланырга кирәклеген аңлатты.

Ялгыз әби-бабайларның тормыш-көнкүреше Актаныш районы “Игелек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләренең һәрвакыт күз уңында. Соңгы елларда илебездә чәчәк аткан телефон мошенниклары өлкән райондашларыбызга зыян салмасын өчен социаль хезмәткәрләр аларга бу хакта даими аңлатып тора. 

Җинаятьчеләр бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең ышанучанлыгыннан һәм банклар эшенең нечкәлекләрен белмәүләреннән оста файдалана. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә мошенниклыкның киң таралган ысуллары турында сөйлили, үзеңне мошенниклардан ничек сакларга һәм телефоннан мошенникның шалтыратуын ничек танырга икәнен таныштыра.

Кырыкалдарларның кармагына эләкмәс өчен билгесез кешеләргә үз шәхси һәм банк карталары мәгълүматларын, шулай ук телефонга килгән кодларны әйтмәскә кирәк. Социаль хезмәткәрләр һәр өлкән кешегә "Сак булыгыз, мошенниклар!" дигән белешмәлек тә тапшырганнар. Анда мошенниклар корбанына әйләнмәү хакында җентекләп язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев