Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Декабрь иминлектә үтсен өчен

Яңа ел эйфориясенә керә дә башладык кебек.

Әмма кәеф-сафа кору белән бәхетсезлеккә юлыкмыйк. Гирляндаларны челтәрләргә элү дә — фаҗигага туры юл икәнен аңлыйк, райондашлар! Бу ялларда ук күпләрнең тәрәзәләренә утлары җем-җем итеп торган гирляндалар эленде.

Барыбыз да бик яраткан бенгаль шәмнәре, пиротехник эшләнмәләр, петарда һәм хлопушкаларны да дөрес кулланмау аяныч вакыйгаларга илтәргә мөмкин. Салют аттырсак та, җаваплы эш икәнен аңлап тотыныйк, исерткечләр белән сыйлангач алыну бу күңел ачу чарасына катгый тыела. 

Электр белән сак бул!

  • Урамда гына түгел, өйдә дә иминлек чаралары турында онытырга ярамый. Чыршы бизәгәнсез икән, аны авып китмәслек, ышанычлы итеп урнаштырыгыз. Уенчыклар пластмассадан, пенопласт яки башка ватылмый торган материалдан ясалган булса бигрәк тә яхшы.
  • Электр гирляндалары баланың буе җитмәслек биеклеккә — түшәмдә, тәрәзәдә һ. б. урыннарга эленергә тиеш. Бу чорда бар халык күпләп файдалану сәбәпле, электрүткәргечләргә күп көч төшә. Бәла-казага юлыкмас өчен балаларны барлык электр приборларыннан ерак тотыгыз.

Шартлаткычлар — хәвеф чыганагы
Бәйрәмнәр алдыннан пиротехника белән куллану кагыйдәләрен дә искә төшерик.

  • Законга ярашлы, 16 яше тулмаган балаларга пиротехника сату тыела. Үзеннән-үзе каян аларда петарда барлыкка килгән дигән сорау туа. Яшүсмерләр, сүзләренчә, шартлаткычны аларга ата-аналар сатып ала. Балаларына петарда алып биргәнче, өлкәннәр яхшылап уйласыннар иде. Шартлаткычны кешеләр җыелган җирдә куллану катгый тыела. Җәмәгать урыннарында петарда шартлату, аларны аяк астына ташлау хулиганлык кыланышларына керә. Шуңа күрә, ата-аналар балалары өчен үзләре җавап тотканнарын онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев