Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясендә Актаныш районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Бүген Актаныш муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде.

Актаныш муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышына комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелек итте. 

Яңа уку елы алдыннан комиссия утырышына мәктәп директорлары чакырылды, алар катнашында утырышның төп көн тәртибенә мәктәпләрнең укучыларны кабул итү мәсьәләсе куелуы табигый.

Беренче булып чыгыш ясаучы район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова 65 мәгариф оешмасының да балаларга куркынычсыз шартларда белем һәм тәрбия бирергә әзер икәнлеген белдерде.

Икенче һәм өченче куркынычсызлык дәрәҗәсендәге мәктәпләр «Патрон» шәхси сак хезмәтләре тарафыннан саклана. Барлык мәгариф оешмасында да Минзәлә районындагы сак хезмәтенә чыга торган сигнализация урнаштырылган.

Ел ахырына кадәр сөйләмле хәбәр иткечләр барлык мәктәпләргә дә куелачак. 5 мәктәпкә видеокүзәтү урнаштырасы бар. Раниза Митьян кызы мәгариф оешмаларының эвакуация буенча эшчәнлекләренә, ягулык сезонына әзерлекләренә, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә анализ ясады. Мәктәп автобусларында укучыларның иминлеген саклау, сыйфатлы итеп туклануны оештыру да бүген иң актуаль мәсьәлә. 

Рөстәм Ильясов мәктәп автобусларының искереп баруын, шоферларның өлкәнәюен, республикадан яңа уку елына бер яңа автобус биреләчәген әйтте. Район ярдәме белән мәктәпләргә тавышлы хәбәр иткечләр урнаштырыла, аларның гомуми суммасы 5 миллион сумны тәшкил итә. Киләчәктә уку йортлары металлорамкалар белән дә тәэмин ителәчәк. 

Мәктәп автобуслары йөри торган юлларны карау, тәртиптә тоту һәрвакыт район җитәкчелегенең күз уңында. Бу көннәрдә Татар Суыксуы- Уръяды юлы төзекләндерелә.

103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин сүзен Актаныш районындагы янгыннар статистикасы белән таныштырудан башлады. 2024 елда 20 янгын очрагы һәм янгын очрагы белән тәмамланган 4 транспорт һәлакәте булган. Янгын чыгуның төп сәбәбе- электр үткәргечләрнең кыска ялганышы. Россиядә 2024 елда янгыннарда 222 бала һәлак булган. Илдар Мортазин мәктәп директорларына әти-әниләр, укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрергә кушты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре мәктәпләргә барып чыгыш ясарга һәрвакыт әзер.

«Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре буенча баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова уку йортлары, балалар бакчаларының санитар таләпләрне үтәлешен бөртекләп анализлады, кимчелекләрне хәл итүдә район җитәкчелегеннән ярдәм сорады. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Марат Минһаҗев  комиссия утырышында мәктәпләрдә саклык чараларын үтәргә чакырды.

Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов та фикерләрен белдереп, тәкъдимнәрен җиткерде.

Рөстәм Алмаз улы куркынычсызлык, иминлек мәсьәләләренең җитди торуын ассызыклады, кечкенә генә проблема чыгуга шунда ук хәл итәргә кушты, район җитәкчелеге бу уңайдан һәрвакыт ярдәмгә әзер.Мәктәп директорларын якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне һәм белем бәйрәме белән котлады, яңа уку елында уңышлар теләде. 30 август көнне Актанышта республика көне уңаеннан бик күп чаралар оештырыла, Рөстәм Ильясов җитәкчеләрне спорт, күңел ачу чараларында актив катнашырга өндәде. 

Ләйсән Газизова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев