Ял көнендә Иске Сәфәр авылында мунча яна
Янгын сүндерүчеләрнең җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә ут оператив рәвештә сүндерелде, ялкынның башка корылмаларга таралуына юл куелмады.
Янгынның беренчел сәбәбе булып мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу тора.
Янгынны сүндерүдә 13 шәхси состав һәм 7 берәмлек техника катнашты. Оператив эш зыянны киметергә һәм корбаннарны булдырмаска мөмкинлек бирде.
Хөрмәтле райондашлар!
- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!
- Җылыту приборларының һәм төтен чыгару юлларының төзеклеген даими тикшерегез.
- Яна торган мичләрне караусыз калдырмагыз.
- Тиз кабынучан сыеклыкларны ут чыганаклары янында сакламагыз.
- Бинаны беренчел янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергеч, су, ком) белән җиһазлагыз.
Пожар чыккан очракта кичекмәстән янгын сакчыларын 101 яки 112 номеры буенча чакырыгыз. Бу гади кагыйдәләрне үтәү фаҗигане булдырмаска һәм сезнең мөлкәтегезне һәм тормышыгызны саклап калырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев