Ике каш арасы: Квадроцикл йөртүче Такталачык кешесе юл фаҗигасендә һәлак
2 июль кичендә «Актаныш - Пучы - Бүләк» автоюлының 8 километры + 920 метрында юл-транспорт һәлакәте булып, 40 яшьлек райондашыбыз һәлак булды.
20:50 сәгатьләр тирәсендә Avenger Tungus квадроциклы йөртүчесе (Дәүләт теркәү номеры юк, чыгарылу елы билгеләнмәгән),1985 елгы Такталачык авылында яшәүче ир-егет кибет парковкасыннан автоюлга чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, квадроцикл йөртүче РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 8.3 пунктын бозган, төп юл буенча хәрәкәт итүче транспорт чарасына юл бирмәгән.
Нәтиҗәдә квадроцикл ГАЗ-3302 автомобиле белән бәрелешә. Автомобиль белән 1961 елгы ХМАО Нижневартовск шәһәре кешесе идарә иткән.
Мотошлемсыз квадроцикл руле артында утырган ир-егет авыр җәрәхәтләр ала.
Медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, квадроцикл йөртүче Актаныш үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә вафат.
ГАЗ-3302 автомобилен йөртүченең куркынычсызлык каешын эләктерүе билгеле, аңа зыян килмәгән.
Квадроцикл йөртүченең машина йөртү стажы 22 ел, машина хуҗасыныкы– 41 ел. Ике машина йөртүче дә соңгы ике ел дәвамында РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте факты буенча хәзерге вакытта тикшерү үткәрә, вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.
ИСКӘРМӘ: Бу мәгълүмат беренчел күзәтүләргә нигезләнгән. Рәсми нәтиҗәләр тикшерү нәтиҗәләре буенча ясалачак.
Материал Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев