Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Кадет мәктәбендә Бөтенроссия өйрәнүләре: Әгәр укытучыларны тотыкка алсалар, нишләргә?

Актаныш районы мәктәпләрендә Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы карарларына нигезләнгән Бөтенроссия террордан саклану өйрәнүләре уза. Әлеге нисбәттән Актаныш районы мәгариф идарәсенең 341 санлы карары да гамәлләштерелде. Күрсәтмә өйрәнү кадет мәктәбенең укытучылар коллективын тотыкка алу һәм уку йортына пилотсыз очкыч һөҗүм итү очракларынан саклануга юнәлдерелгән иде.

 

Бүген, 29 августта Актаныш районы мәктәпләрендә «Белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең тоткынлыкка төшкәндә һәм Гражданнар оборонасы сигналы булганда  гамәлләре» Бөтенроссия өйрәнүләре уза. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбендәге Бөтенроссия террордан саклану өйрәнүләрендә тулы коллектив катнашты. Сценарий типик ситуацияләр буенча барды. 

Кадет мәктәбе урнашкан бинага көтмәгәндә террорчылар төркеме килеп керде. Кара күзлекле, озын сакаллы ирләрнең кулында утлы корал. Алар ишек янында утыручы сак хезмәткәрләрен, вахатада торучыларны нейтральләштерде. Соңыннан кабинеттагы бер төркем укытучыларны тотык- заложник итеп алдылар. Бу хакта террорчылар Актаныш районы муниципалитетына яки башкарма комитетка шалтыратып әйттеләр, сөйләшү барышында мәктәп укытучыларын азат итү өчен выкуп- акча һәм машина сорады. Вазыйфаи затлар бу хакта полиция бүлегенә, янгын сагы һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәр итте. РФ Эчке эшләр министрлыгының захват төркеме тиз арада террорчылар чолгап алган кадет мәктәбенә килеп җитте. Тотык укытучыларны террористлардан коткарды. 

Икенче бирем буенча, укытучылар, ашханәдә, шәхси сак һәм техник хезмәткәрләре кадет мәктәбендә эш белән мәшгуль чагында пилотсыз һөҗүм аппаратының уку йортына таба очып килүе күренде.

Өйрәнүләр өчен җаваплы хезмәткәр тиз арада тавышлы хәбәр иткечтән, «Внимание, всем!»- «Барыгызның да игътибарына!» дип, өч тапкыр әйтте. Бу хәбәрне ишетүгә, барлык хезмәткәрләр подвалдагы бомбадан качу урынына төштеләр.

Ике төр өйрәнүләрдән соң мәгариф идарәсе баш белгече Айрат Кәрамов кадет-мәктәбе укытучыларының гадәттән тыш хәлләрдә дөрес карар кабул итүен, саклану хәрәкәтләрен уңай бәяләде, өйрәнүләрдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

Актаныш районы террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Айдар Фәрдиев мондый куркыныч хәлләрнең бары өйрәнүләрдә генә калуын теләде. 

 103 нче янгын сагы җитәкчесе Илдар Мотазин Россиядә гадәттән тыш вакыйгаларның әледән-әле кабатланып торуын искәртте, мондый вакытта һәркемнең үзенә йөкләнгән вазыйфаларны төгәл үтәргә тиешлеген аңлатты. 

-Сез, беренчедән, балалар өчен җаваплы. Алар паникага бирелеп, онытылып, кирәкмәгән хәрәкәтләр ясарга мөмкиннәр. Әгәр үзегез кагыйдәләрне белсәгез, укучыларны да өйрәтсәгез, фаҗигаләрдән югалтуларсыз котылырга мөмкин,- дип, Илдар Мортазин Гражданлык оборонасының дүрт төрле сигналларын белергә кирәклекне дә ассызыклады. 

Соңгы хәбәрләр буенча Казан, Түбән Кама аэропортларының пилотсыз аппаратлар аркасында ябылып торуы безне уяулыкка чакыра.  Өйрәнүләрнең әһәмияте бик зур. Бинада бомбадан качу урыны булмаган очракта мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре күрше бинага- клубка, кибеткә һәм башка урыннарга чыгарга тиеш. Бүген барлык мәктәпләрдә дә шушы төрдәге өйрәнүләр бара. Район үзәге һәм район үзәгенә якын мәктәпләргә мәгариф идарәсе белгечләре вәкил итеп билгеләнде,- дип сөйләде мәгариф идарәсе баш белгече Айрат Кәрамов.

Уку елы дәвамында һәр мәгариф оешмаларында төрле эчтәлектәге- янгын куркынычсызлыгы, бина җимерелү,  шартлаткыч матдәләр куелу белән бәйле һәм башка өйрәнүләр узачак. 

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев