Сөрем газыннан агулана күрмәгез!
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре салкын көннәрдә газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Һава температурасы кискен үзгәргәндә, вентиляция каналларына игътибар итәргә кирәк. Тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның тыгылуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларын даими тикшереп тору зарур.
Исегездә тотыгыз:
— җилләтү (вентиляция) һәм төтен юлларын тикшермичә көнкүреш газ приборларыннан кулланырга ярамый — бу сөрем газыннан агулануга китерергә мөмкин;
— приборларның куркынычсызлык автоматикасының эшкә сәләтлелегенә аерым игътибар бирү сорала;
— сөрем газлары чыгу куркынычы янаганда, кичекмәстән 04 телефоны буенча район газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев