Актаныш

Актаныш районы

16+
Хуҗалыкларда, фермаларда

«Башак» хуҗалыгында җитәкчеләрне көр савым сыерлары каршы алды

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев районыбыз хуҗалыкларының терлекчелек тармагындагы эшчәнлеген карады.

«Башак» хуҗалыгында җитәкчеләрне көр маллар каршылады. Кайбер хуҗалыкларда сазга батып пычранган, йоннары үрә баскан сыерлар очраса, «Башак» хуҗалыгының савым сыерларының тиресе шома, елкылдап матур булып тора.

Димәк, хуҗалык маллары витаминлы, сыйфатлы азык белән тәэмин ителгән, яхшы тәрбия, дөрес ашату сыерларның тышкы кыяфәтендә ачык чагыла. 

Хуҗалыкта терлекчелек тармагына зур игътибар бирелә. Быел савым сыерлары өчен яңа тораклар төзегәннәр, төзелеш киләчәктә моның белән генә тукталмаячак. Яшь бозаулар тәрбияләүгә җитди карыйлар.

Җитәкче Илүс Ярмиев 3 мең баш терлек асралуын әйтте. Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыкның потенциалы зур булуын, токымлы таналар кайтартып, терлек баш саннарын арттырырга тәкъдим итте.

Сөтнең күләмен 32 мең тоннага җиткерү бурычы куела, шулай эшләгәндә финанс-икътисади як тагы да яхшырачак, хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек туа.  

Кышның соңарып килүе хуҗалыкларга файдага түгел, азыкны баздан алу, таратуда кыенлыклар бар. Хуҗалык нинди күләмдә сөт җитештереп кышка керә, шуның белән язга чыга. бу язылмаган закон. терлек баш саннарын саклау, савым сыерларын арттыру безнең төп бурыч, – диде Нәфис Әзһәм улы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев