Актаныш Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды
Актаныш Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңелле һәм җылы Чыршы бәйрәме оештырылды.
Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 93 мөмкинлекләре чикле бала исәпләнә, шуларның алтысы — ятакта гына ята торган инвалид балалар.
Бәйрәмгә районның авыл җирлекләреннән дә катнашучылар килергә тиеш иде. Әмма һава торышының бик салкын булуы сәбәпле, быел балалар һәм ата-аналар узган елларга караганда бераз азрак җыелды. Шулай да чара бик җанлы, актив һәм күтәренке рухта узды. Бәйрәмгә балалар белән бергә әниләре дә килгән иде.
Шулай ук бәйрәмдә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Рәзетдинова катнашты. Алар мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның ата-аналарын Чыршы бәйрәме белән ихлас котлап, сабыйларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм якты киләчәк теләделәр.
Быелгы Яңа ел чыршы бәйрәменә Кыш бабай күчтәнәчләрен Вәлиев Рамил алып кайтты. Ул балаларга күчтәнәчләрне Кыш бабай аша таратты.
Шулай ук бәйрәм программасын баету максатыннан уеннар, лотереялар оештыруда инвалидлар оешмасы спонсорлык ярдәме күрсәтте. “Бердәм Россия” партиясенең район бүлекчәсе дә чарадан читтә калмыйча, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләде. Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт сүзләрен юллыйбыз.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме — аеруча көтеп алынган, күңелләренә шатлык өстәүче вакыйга. Кыш бабай быел да күчтәнәчләрен мулдан алып килгән, ә балаларның йөзләрендәге елмаю бәйрәмнең иң зур бүләге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев