Хуш киләсең, Яңа ел! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шәбезбаш авылы Яңа елны көтеп алды
Шәбезбаш авылында Яңа ел бизәлешләре бәйрәм рухын тагын да көчәйтте.
-
Иске Байсарда Яңа ел чыршысы дусларын җыйды
3 гыйнвар көнне Иске Байсар мәдәният йортында балалар өчен «Чыршы дусларын җыя» исемле Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
-
Чыршыбыз янына рәхим итегез!
Үзәк чыршы тирә-юне райондашларыбызның иң яраткан актив ял урыны.
-
Бар кешегә дә уңыш, сәламәтлек, балаларының куанычын күреп, озын гомер кичерергә язсын!
Актанышта яшәүче Гөлназ Миршәрипова һәм Лариса Тимершәехова барлык райондашларыбызга изге теләкләрен җиткерә.
-
Кыр-Каентүбәләр Яңа елга ничек әзерләнгән- безнең фотолар
Кыр-Каентүбә кечкенә авыл булса да, Яңа 2026 елны зур әзерлек белән каршы алды.
-
2025 елда Актаныш: Гуманитар фронттан Дөньякүләм, Бөтенроссия җиңүләргә кадәр. Районыбызның төп ел вакыйгасын сайлыйбыз!
2025 ел Актаныш районы өчен бердәмлек, иҗат һәм барлык өлкәләрдә дә искиткеч зур уңышлар — махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәмнән башлап Бөтенроссия дәрәҗәсендәге җиңүләр алып килгән ел булды. Районыбызда төзү- төзекләндерү эшләре тагы да куәтлерәк барды, Актанышыбыз яшелләндерелде, халык сәламәтлеген саклау, мәдәни тормыш тагы да бер баскыч югарыга күтәрелде. Без истәлекле 365 көннең төп вакыйгаларын тупларга тырыштык һәм укучыларыбыз арасында сораштыру үткәреп, 2025 елның мөһим вакыйгаларын билгелибез.
-
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа 2026 ел алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итте
Кадерле Татарстанлылар!
-
Яңа ел котлы булсын!
Сер түгел, олысы да кечесе дә әлеге бәйрәмне көтеп ала. Яңа ел – ул һәрвакыт өметләр белән тулы, киләчәккә ышаныч уята торган вакыт. Шул ук вакытта үткәннәрне барлап, нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә максатлар билгелибез. Бүген минем, кулларына корал тотып, Ватаныбыз мәнфәгатен яклаган егетләре- безгә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Алар Яңа елны якыннарыннан читтә каршылый. Егетләребез – безнең өчен, киләчәк буын өчен батырлык үрнәге. Теләк бер генә – дөньялар тынычланып, исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Аларга һәм хәрбиләрне сагынып көтеп торган гаилә әгъзаларына да иң ихлас теләкләрем барып ирешсен иде.
-
Авыл җирлекләрендә-Яңа ел әкияте
Яңа ел-иң күңелле бәйрәм. Безнең авыл җирлекләре аңа бик матур итеп әзерләнгән.
-
Яңа 2026 елны каршылап: Актаныш районы өчен бәйрәм вакытына чаралар планы
Актаныш муниципаль районында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан бай эчтәлекле мәдәни-спорт программасы гамәлгә ашырылачак. 2025 елның 23 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәрге вакытта узачак чаралар төрле яшь категорияләре өчен һәм район халкына, кунакларга күтәренке кәеф, күңелле ял бүләк итәчәк.
-
Яңа ел әкияте
Шәхси хуҗалыклар арасында иң матур бизәлеш
-
Яңа ел тынычлык һәм хәвефсез юллар алып килсен!
Яңа ел алдыннан Актанышта Кыш Бабай бар җиргә өлгерә: мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сабыйларны котлый, өйләргә бүләкләр белән кунакка килә, шулай ук урамнарга чыгып, машина йөртүчеләргә хәерле һәм хәвефсез юллар тели. Бүген әкияти кунакны Актаныш үзәгендә, район хакимияте бинасы янында очраттык. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә автомобильләрне туктатып, машина йөртүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, изге теләкләр язылган открыткалар тапшырды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.
-
ЮХИДИ җитәкчеләре «Актаныш-информ» журналистларын Яңа ел белән котлады
Бүген Актаныш ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Актаныш-информ» редакциясе коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
-
Тукай урамында кышкы әкият
Актанышның Тукай урамында яшәүче Рөстәм Мөхәммәтҗанов йорты янында Яңа ел рухын тудырып, матур кар сыннары — Кыш Бабай һәм Кар кызы пәйда булды. Халык остасы скульптураларга инде тиешле форма биргән, ә хәзер әкияти образларны буяп, эшен тәмамлау өстендә.
-
Актанышта Кыш бабайлар парады-2026
Бүген Актаныш чын мәгънәсендә Яңа ел рухына күмелде. Районыбызның авыл җирлекләре, оешма-предприятие коллективлары бердәм булып Кыш бабайлар парадына чыкты.