Актаныш

Актаныш районы

16+
Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа 2026 елны каршылап: Актаныш районы өчен бәйрәм вакытына чаралар планы

Актаныш муниципаль районында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан бай эчтәлекле мәдәни-спорт программасы гамәлгә ашырылачак. 2025 елның 23 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәрге вакытта узачак чаралар төрле яшь категорияләре өчен һәм район халкына, кунакларга күтәренке кәеф, күңелле ял бүләк итәчәк.

📅 28 декабрь 2025 ел

07:30 — Кышкы ярминкә
09:00–12:00 — Үзәк чыршы янында Яңа ел бәйрәме
– Кыш бабайлар парады
– Ат чаналары парады
11:00 — Спорт уеннары һәм бәйрәм концерты

📅 29 декабрь 2025 ел

17:00 — Яңа ел бал-маскарады
📍 «Агыйдел» концертлар залы

📅 30 декабрь 2025 ел

19:00 — Яңа ел бал-маскарады
📍 Актаныш район мәдәният йорты

📅 31 декабрь 2025 ел

09:00 — Район авыл җирлекләрендә халык күңел ачу чаралары
17:00, 20:00 — Яңа ел бал-маскарады
📍 Актаныш район мәдәният йорты

📅 1 гыйнвар 2026 ел

01:00 — Үзәк чыршы янында төнге Яңа ел бәйрәме
18:00 — Чана спорты (абсолют категория)

📅 2 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Укучылар һәм ветераннар арасында Э. Маннапов истәлегенә шахмат турниры
📍 Балалар иҗаты үзәге

📅 5 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Балалар арасында бадминтон
📍 «Батыр» спорт сарае
10:00 — Балалар арасында шахмат турниры
📍 Балалар иҗаты үзәге
17:00 — Өлкәннәр арасында бадминтон
17:00 — Чаңгы ярышлары (өлкәннәр категориясе)
📍 «Бүләк» чаңгы базасы

📅 6 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Балалар арасында өстәл теннисы
17:00 — Өлкәннәр арасында өстәл теннисы
📍 «Батыр» спорт сарае

📅 7 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Яшьләр арасында Кыш бабай призларына «Көрәш» турниры
📍 «Батыр» спорт сарае

📅 8 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Балалар арасында баскетбол
📍 «Батыр» спорт комплексы
10:00 — Укучылар арасында мини-футбол
📍 «Ватан» футбол манежы
10:00 — Балалар арасында волейбол
📍 «Иман» спорт комплексы
10:00 — Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында
А. И. Бикмөхәммәтов призларына ачык волейбол турниры
📍 Тат. Суыксуы авылы
13:00 — Укучылар арасында Кыш бабай призларына йөзү ярышлары
18:00 — Өлкәннәр арасында мини-футбол
📍 «Ватан» футбол манежы

📅 9 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы

📅 10 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Балалар арасында төбәкара волейбол турниры
📍 «Иман» спорт комплексы

📅 11 гыйнвар 2026 ел

10:00 — Пауэрлифтинг ярышлары (абсолют категория)
📍 «Батыр» спорт комплексы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев