Актаныш

Актаныш районы

16+
Әй, язмыш, язмыш!

23 ел якты дөньяны күрүдән мәхрүм Заһидулла Захаров: Руль артында басуда йөргәннәрем гел истә!

23 ел буена якты дөньяны күрми яши ул. Башта сул күзен, бер елдан уң күзен алалар. Зөбәер авылында яшәүче 44 яшьлек типсә-тимер өзәрдәй Заһидулла Захаров көтмәгәндә, сукырая, 1 төркем инвалидка әйләнә.

Хәзер инде Заһидулла 67 яшьлек бабай инде, балаларының туйларын да күңел белән тоярга туры килгән, оныкларының төс-кыяфәтен дә куллары белән капшап күзаллый. 

 Бик борчылдык. Үзе аеруча нишләргә дә белмәде инде. Күзе сукырайгач, 3-4 көн эчендә чәчләре дә ап-ак булды. Көчкә бу халәтенә өйрәнде,- ди Заһидулла абыйның кулы, да, күзе дә булган хатыны Альфира.

Заһидулла белән Альфира моннан нәкъ 45 ел элек 1980 елның сентябрендә өйләнешәләр. Яшьләр Зөбәердә ихата сатып алалар да, йорт салып чыгалар. Икесе дә хуҗалыкта җир җимертеп эшлиләр. Чита өлкәсендә Даурия шәһәрендә хәрби хезмәт үтеп кайткан старшина егетнең техникага һәвәслеген күреп, кулына йөк машиансы тоттыралар. 7-8 елдан басу-кырларга эшкә чыга, торактор иярли Заһидулла. Альфирасы терлекчелектә эшли, сарыклар карый. Гаилә куанычы булган балалар да кул арасына керә башлагач, дөньялар тагы да ямьләнеп китә.

2002 елның көзе бөтен бәхетне чәлпәрәмә китерә. Көзге урып-җыюлар тәмамланып,  басуда салам өйгәндә кинәт кенә Заһидулланың күзләре сызлый. Ике күзен йолкып ташлардай халәткә җитә сәламәт ир-егет. Альфирасы белән хастаханә юлларын таптыйлар. Әле Чаллыга, әле Түбән Кама табибларына барып күренәләр. Данлыклы Чабаксар күз хастаханәсе докторлары да бернишләтә алмый. Тора-бара күзләреңнең тамырлары үлгән, дип соңгы өметне өзәләр.

 Сул як күзен Казанда операция ясап алдылар, 2 төркем инвалидлык бирделәр. Бер елдан уң яктагысы ага башлады, анысын Чаллыда алдырдык. Озак яши алмас, үләр, дип кайтардылар. Гемоглабины бик төшкән иде. Үзем дә, туганнар да гранат согы ташыдык. Түке кибетенә өч литрлы банкада гранат согы кайтуын көтеп кенә тордык. Тартмалап сатып алдык.  Иттарткычтан көньяк җимешләрен чыгарып кашыклап ашаттым, катнашма ясап куйдым. Ялгызын калдырмадык. Аллага шөкер, аягына басты. Тик күзләре генә юк,- ди Альфира апа.

Соңгы 8 елда басуда гербицид сибүдә, агулауда эшләдем. Табиблар күзсез калуның сәбәбен анык кына әйтмәсәләр дә, күзгә шул агуның зыяны тигәндер дип фаразладык. Ул вакытта саклык турында да уйламыйсың, бәлки эшләгәндә күзгә дә чәчрәгәндер,- дип сүзгә кушыла Заһидулла абый.

Күзегез күрмәсә дә, табигатьне, төсләрне күзаллыйсыздыр бит?

Ничек кенә әле! Бакчадан бәрәңгене капчыкка салып аркага асып ташыган мәлләрем гел күз алдымда. Яшел болыннар, алмагачлар, чәчәкләрне дә күрәм кебек. Руль артына утырып басуда йөргән чаклар гел истә!

Захаровлар бәлагә тарыгач, бар авырлыкны да үзләре күтәрә. Бигрәк тә балалары тырыша. Уллары Алмаз армиядән кайтуга бар дөнья мәшәкате аның өстенә өелә. 

Әтинең шушы халәтен күргәч, күңел төште. Дөнья авыррак барды инде. Бөтен ир-ат эшләре үземә калды. Әни әтине карады. Аллага шөкер, авырлыклар артта калды. Икесенә дә сәламәтлек телим,- ди Чаллыдан ике көн саен авылга кайтып йөрүче Алмаз.

Көнен өй белән урам арасында үткәрә Заһидулла бабай. Йокыдан торгач, урыннарны җыетыра, кичен җәеп куя. Альфирасына тышкы эшләрне башкарганда ул өйдәге эшләрне карый. Урын-җирләрне киптерергә чыгара. Ел саен Актаныш район үзәк хастаханәсендә диспансеризация үткәрергә алып баралар, машина белән алып киләләр, кайтарып куялар. Авыл фельдшеры Роза Хәйбрахманова табиб язган уколларны ясый, дәвалый.

Мине хатыным, балаларым аякка бастырды. Балачак, яшьлек дусларым Гани Вилданов, Нәҗип Ханнанов, Рифкать Хаҗипов, Әзһәм гел янымда булдылар, хәлемне белеп, күңелемне күтәреп тордылар. Кукы бәйрәменә кадәр алып чыгып, табигатьтә ял иттерә торган иделәр. Хәзер дә киләләр, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Бик зур рәхмәт аларга!

Тормыш менә шулай тез астыңа китереп сукканда, сабырлык кирәк, ди якты дөнья матурлыгын күрүдә мәхрүм Заһидулла абый:

Сабырлык, тыныч булу кирәк. Яныңдагы кешеләр сиңа яхшы булсалар, кычкырмасалар, акырмасалар- шул әйбәт, шуннан да тереләсең. Инвалид кешенең кәефе дә төрлечә була. Шулай да телеңне тыярга кирәк. Якыннарыңның ачуын китермичә, яхшы сүзләр генә сөйләсәң, сине беркем дә какмый да, сукмый да,- дип язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга киңәшләрен бирде ул.

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев