Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Пучы картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәре Флүсә Вәгыйзова: Интернатта яшьләрнең артуы борчый

Пучы картлар һәм инвалидлар интернат- йортында 59 кеше яши, аларның 57се сәламәтлекләре буенча төрле дәрәҗәдәге инвалидлар. 21 кеше урын өстендә ята. Сиделка вазыйфасын башкаручы Флүсә Вәгыйзова соңгы елларда интернатта яшьләрнең артуына борчыла.

Пучы картлар һәм инвалидлар йортына баргач, андагы хезмәткәрләр өстенә никадәр җаваплы, авыр эш йөкләнгәнен аңлыйсың. Төрлесе төрле шәһәр-авыллардан җыелган мөмкинлеге чикләнгәннәрнең холык-фигыльләре үзенчәлекле, кәефләре тиз үзгәрүчән. Шуңа да интернатта җитәкчедән башлап каравылда торучыга кадәр психолог булырга туры килә.

Сиделка вазыйфасын башкаручы Флүсә Вәгыйзованың эш сәгате иртәнге 6:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Урын өстендә ятучыларны карый ул. Әлбәттә, бу эштә аңа нянялар да булыша. Гомер буе авырулар тәрбияләгән ханым балалары, туганнары, хатыны, я ире җитәкләп алып килеп интернатка тапшырган кешеләрне җиксенмичә көн саен дүрт тапкыр кашык тотып ашата, асларын алыштыра, йомышларын үти. 2011 елда интернатка килгәнче Флүсә Пучы участок хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Гомере буе ярдәмгә мохтаҗларга игелек кылган. 

- Флүсә ханым, биредә байтак эшлисез. Авырулар сезгә якыннарын алыштырган өчен гел рәхмәт укый торгандыр бит?

-  Безгә бик рәхмәтлеләре дә бар, кайберсенә ярап та бетеп булмый, төрлечә кабул итәләр инде.

- Үзләренең язмышлары турында да сөйлиләрдер?

Әйе, кәефләре булганда сөйләшеп туя алмыйлар. Яннарыннан җибәрәселәре килми инде.

 Арада иң истә калган аянычлы язмышлылары да бардыр?

Язмышы аянычлы булмаса, ул кеше безнең картлар һәм инвалидлар йортына килмәс тә иде. Биредә барысы да фаҗигале язмышлы кешеләр.

Иң борчыганы- инвалидлар арасында яшьләр арта, аларны безгә китерәләр. 1980 нче, 1975 нче елгы хатын-кызлар, ир-егетләр күзгә карап ята, бик кызганыч. Минем белән бер елгы Инга исемле хатын 5 нче каттан сикереп гарипләнгән. Гәүдәсенең билдән түбән өлеше хәрәкәтләнми. Ике улы килеп, хәлен белеп китәләр,- ди Флүсә.

Әле күптән түгел интернатта яңа тәрбияләнүче өлкән яшьтәге ир-ат барлыкка килгән. Чаллыдан озак еллар бергә яшәгән хатыны китергән аны. Кыяфәте белән чын интеллегентны хәтерләтүче бу бабайның без интернатта вакытта шәһәрдән кайтып кызы белән улы да хәлен белделәр…

Әйе, һәркемнең тормышы бер китап язарлык тарихка ия, диләр. Әнә шул тормыш китабыбыз гүзәл холык, күркәм яшәү рәвеше, матур гамәлләр белән генә тулы булсын иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев