Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

22 майдан 5 июньгә кадәр полиция һәм ДАИ хезмәткәрләре аеруча көчәйтелгән режимда эшли

22 майдан 5 июньгә кадәр республикабыз территориясендә, шул исәптән Актаныш районында «Игътибар, балалар!» акциясе уза. Акциянең төп максаты- юл һәлакәтләрдә балалар травматизмын булдырмау һәм профилактикалау, кечкенә сабыйларның сәламәтлегенә зыян китермәү.

Бу көннәрдә РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге коллективы аеруча көчәйтелгән режимда эшли. Балаларны автомобильләрдә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүгә нык игътибар ителәчәк. Велосипедта йөрүче, канунга нык каршы килә торган машина руле артына утырган балалар катгый контрольгә алыначак.

Соңгы вакытта мотоцикл, мопед, яңа төр  индивидуаль хәрәкәт чараларында йөрүче балалар, яшүсмерләр бик еш күзгә ташлана. Балалар нинди куркыныч транспорт чарасына утырганнарын аңлап та бетермиләр, дөрес тизлек сайламыйлар, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә оныталар. Инде каникуллар башланырга да өлгермәде, ДАИ хезмәткәрләре Актанышның икенче санлы мәктәбендә укучы 15 яшьлек яшүсмерне тоткарларга өлгерде.  Егетебез яше тулуга карамастан, мотоцикл иярләгән. Кануннар нигезендә мотоциклга бары 16 яше тулган, йөртү таныклыгы булган кеше генә утыра ала. Яше җитмәү сәбәпле, яшь җилкенчәкнең әти-әнисе административ җәзага  тартыла.

Велосипедка утыргач та, хисләр өермәсе кузгала, юл кагыйдәләре, юл хәрәкәтендә катнашкан башка җәяүлеләр, машина йөртүчеләр онытыла. ДАИ инспекторлары бу атнада юл кагыйдәләрен бозган яшь велосипедчы белән белән профилактик әңгәмә үткәргән.

ДАИ инспекторлары белән полиция хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә- мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да еш кунак. Әле бу көннәрдә генә канун сагында торучылар укучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар оештырганнар, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында профилактик лекцияләр сөйләгәннәр.

Бүгенге рейд "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында узды. ДАИ хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре автомобильләрне туктатуга балалар куркынычсызлыгы тәэмин ителгәнме, шуларны тикшерде. Иң элек малайлар һәм кызларның махсус креслога утыртылуы, куркынычсызлык каешы эләктерелүе күз уңыннан үткәрелде.

Район ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев 12 яшькә кадәрге балаларның алгы утыргычта фәкать махус креслога гына утыртып йөртелә алуын ассызыклады.  Ә машинаның арткы урындыгында 7 яше тулган бала креслосыз да бара ала, тик шундый шарт белән, буе һәм авырлыгы туры килергә, куркынычсызлык каешы  муенына терәлмәскә тиеш. 

Актаныш районында «Каршы як полоса» профилактик акциясе дәвам итә. Бу көннәрдә район ДАИ хезмәткәрләре район территориясендә әлеге уңайдан профилактик рейдларны башлап җибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев