Актаныш

Актаныш районы

16+
Ышаныч һәм иминлек

89 ел юл сагында: Актаныш районы ЮХИДИ һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген, 3 июльдә Россия Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе үзенең 89 еллыгын билгеләп үтә.

Әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев тормышлары юл инспекциясендә хезмәт итү белән бәйле барлык райондашларыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

Хезмәткәрләребезне һәм лаеклы ялдагы ветераннарны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Бүген дә безнең белән бәһасез тәҗрибәләре белән уртаклашып, киңәшләре белән ярдәм итүче ветераннарга аерым рәхмәт!

Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе хезмәткәрләргә карата таләпләрнең югары булуын билгеләп үтте. ЮХИДИда бары тик ныклы холыклы, юлларда куркынычсызлык өчен җаваплы кешеләр генә эшли ала. Ул шулай ук бүлек коллективында гражданнар персоналы бурычларын үтәүче хатын-кызлар да уңышлы эшли, дип өстәде.

Шәмсиев бәйрәм мөрәҗәгатеннән файдаланып, мөһим белдерү ясады:

Безнең ЮХИДИ бүлегендә юл-патруль хезмәте инспекторы вазыйфасына бер вакансия ачылган. Без бу мөһим һәм кирәкле һөнәрдә үз көчләрен сынап карарга теләгән җаваплы, дисциплиналы һәм физик яктан әзерлекле гражданнарны тату коллективыбызга эшкә чакырабыз.

Илебезнең барлык ЮХИДИ хезмәткәрләрен 89 еллык бәйрәм белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә үз бурычларын намус һәм фидакарьлек белән үтәячәкләренә ышаныч белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев