Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Афәрин: Быел Байсар мәктәбе укучылары юл йөрү кагыйдәләрен бер дә бозмаган

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова 2023 нче елда Иске Байсар мәктәбе укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүгә кагылышлы кисәтүләр алмаганын игълан итте. Иске Байсар мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Районкүләм «Имин көпчәк» бәйгесендә дә мәктәпнең ЮИД отряды актив катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый.

Шулай да белгәнне кабатлап тору, яңа кагыйдәләрне үзләштерү беркайчан да актуальлеген югалтмый. Бүген ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм ЮХИДИ инспекторы Гүзәл Хисамова көзге каникуллар алдыннан Иске Байсар мәктәбе укучылары белән очрашу уздырды. 

- Көзге каникуллар елның бик тә үзенчәлекле чорына туры килә. Көннәр кыскара, караңгы тиз төшә. Өстәвенә һава торышы еш үзгәреп торганга юлларда бозлавык хасил була. Юлларда куркыныч арта. балаларнң иминлеге, юлларда тәртипле йөрүләренә ирешү, аларга кагыйдәләрне даими аңлатып тору-өлкәннәрнең бурычы. Бүген без әнә шул максаттан профилактик әңгәмә үткәрдек, юл куркынычсызлыгына кагылышлы чыгыш ясадык,- ди Ләйсән Рәдиф кызы.

Мәктәп укучылары кунаклар килүен әзерлек белән көтеп алганнар. Бозлавыкта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм караңгыда яктылык кайтаргыч элементларны тагып йөрүнең кирәклеге турында видеролик төшергәннәр. Юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр. Мәктәп укучыларыннан тыш әлеге чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашып тематик чыгышлар ясаганнар, һөнәрләрен күрсәткәннәр. 

Юл тәртибен пропагандалаучы хезмәткәрләр балаларның белемнәрен ни дәрәҗәдә үзләштерүен тикшереп караган. Ләйсән Рәдиф кызы белән Гүзәл Александровна төрле сораулар биргәч, укучылар югалып калмаган. 

-Без һәр баланың мәктәпкә җәяүме, мәктәп автобусы беләнме килүе турында сорадык. Кайберәүләр әти-әнисенең машинасына утырып килгән. Индивидуаль әңгәмә барышында аларның нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеге, бу кагыйдәләрне алар бүген үтәгәнме-юкмы икәнен сорадык. Укучылар бик төгәл һәм дөрес җавап бирделәр. балаларның сәнгатьле һәм төзек җөмләләр белән аралшуларына да игътибар иттек. Иске Байсар укучылары бу уңайдан яхшы яктан аерылып торалар. Балалар бакчасы нәниләре дә аларны игътибар белән тыңладылар. укучылар кечкенәләргә матур үрнәк күрсәтте, -ди Ләйсән Мөхәммәтова.

Әлеге эчтәлекле, файдалы чараны Иске Байсар мәктәбе укытучысы, педагог-оештыручы Эльвира Мурзина оештырган. Эльвира Дәннур кызы мәктәпнең ЮИД отрядын да җитәкли. Ләйсән Рәдиф кызы остазга балаларны юл иминлегенә өйрәтүдәге хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, укучыларга яктылык кайтаргыч элементлар, белешмәлекләр бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев