Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Актаныш авылы урамнарын 114 камера күзәтә

Актаныш авылы буенча 114 камера куелган, камералар тәүлек буена төшергән вәзгыятьне ике зур монитордан карап була. Бу Актаныш авылы урамнарындагы җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау йөзеннән бик тә әһәмиятле профилактик чараларның берсе. Мониторларның эш тәртибе белән бүген РФ Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенеж хисап киңәшмәсе алдыннан Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та танышты.

          2022  елда Актаныш районында көнкүреш характердагы җинаятьләр 16 процентка арткан (70 проценттан 86 процентка кадәр). Шулай ук исерек хәлдә кылынган җинаятьләр дә кимү ягында түгел, 117 проценттан 124 процентка җиткән.

                "Бу саннар җинаятьләрне күбрәк ачыклау сәбәпле арткан, әмма безгә аерым категориядәге гражданнар белән хокук бозуларга каршы профилактика эшен онытырга ярамый", диде еллык хисап киңәшмәсендә РФ Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф  Баһавиев.

           2022 елда җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны кимеп, 2021 ел белән чагыштырганда 48 дән 23 очракка төшкән. Урамнарда теркәлгән хокук бозулар 35 тән 18гә калган. 

               Рәдиф  Баһавиев район администрациясе ярдәме белән бүлекнең кизү тору частена видеокүзәтү үзәге куелуын әйтте.

Актаныш авылын хәзер 114 камера төшереп тора, камералар тәүлек буена төшергән вәзгыятьне ике зур монитордан карап була.

Бу Актаныш авылы урамнарындагы җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау йөзеннән бик тә әһәмиятле профилактик чараларның берсе.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев