Актанышның яшь юл хәрәкәте инспекторлары Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алды
2005 елның октябрь аеннан Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныш районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында яшь юл хәрәкәте инспекторлары профилактик акцияләр, чаралар оештыра. Актанышның икенче санлы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары 13 ноябрьдә автомобильләр күп йөри торган урамнарга кисәтү акциясенә чыкты.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе- тизлек режимын сакламау, руль артына эчкән килеш утыру, транспорт чарасының техник хәле.
Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көнендә дөнья күләмендә төрле чаралар үткәрелә.
Актанышның икенче санлы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары әлеге мөһим дата уңаеннан райондашларыбызны юлларда сак йөрергә чакырып акциягә чыкты. Укучыларның кулларында “”Ашыкма, яшел төс янганын көт!”, “Юл хаталарны кичерми” кебек татарча һәм русча кисәтүле сүзләр, өндәмәләр язылган плакатлар. ЯЮХИчылар яныннан беркем дә битараф кына узып китмәде. Актаныш районы ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин, укучылар- яшь юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчеләре Ләйсән Ибраһимова белән бергәләп машина йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырдылар, “Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне”нә багышлап ясалган фәрештәләр, белешмәлекләр тапшырып, руль артындагы райондашларыбызны хәерле сәфәр теләп озаттылар.
Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2024 елның 10 ае эчендә 260 кешенең гомере өзелә. Аларның 10 балалар, 45-е җәяүлеләр.
146 кеше каршы як полосага чыгу, 28е аек булмаган машина йөртүчеләр гаебе белән һәлак булган. 37 кеше тизлек арттыру, 40 кеше иминлек каешын эләктермәү аркасында якты дөнья белән хушлаша.
Саннар артында күпме гаиләләрдә гомерлек кайгы, күз яше. Кеше гомерләрен кайтару мөмкин түгел. Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне барыбызны да юлларда сак, игътибарлы һәм юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүне сорый, таләп итә.
Әлеге ачы сагышлы көн барлык кешеләрне бердәмлеккә чакыра, аның максаты- юл-транспорт һәлакәтләрендә вафат булганнарны искә алу, аларның якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашу, юл-транспорт фаҗигаләре санын киметү.
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев