Балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында: Балаларыбызны саклыйк!
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш муниципаль районы балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
Утырышта авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Дилбәр Әнвәрова комиссиянең 6 айлык эшчәнлегенә йомгак ясады.
2025 елның 6 аенда 12 утырыш узган. Аларда ата-ананын балага тиешле тәрбия бирмәве, балигъ булмаган баланы тәмәке яки составында никотин булган матдә тартуга җәлеп итү, гражданинның (паспорт) шәхесен таныклаучы документны (паспорт) белә торып юкка чыгарган яки бозган өчен яисә гражданинның шәхесен таныклаучы документны (паспорт) тиешенчә сакламаган өчен, вак хулиганлык, балаларның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәү кебек административ җаваплылыкка китерүче асоциаль проблемалар тикшерелгән.
Актаныш муниципаль районының 10 гаиләсе ведомствоара исәптә тора, аларда 22 бала тәрбияләнә. Узган ел бу вакытта 10 гаилә исәптә торган, аларда 26 бала тәрбияләнгән. Исәптә торучы гаиләләр Актаныш, Зөбәер, Теләкәй, Аеш, Күҗәкә, Актанышбаш, Иске Богады, Иске Айман,Татар Суыксуы җирлекләрендә яши.
2025 елнын 6 аенда 5 гаилә (анда 15 бала) Актаныш муниципаль районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе карары нигезендә СОП базасыннан исәптән төшерелде. Шулар арасыннан 4 гаилә тиешле реабилитация чаралары үтеп, уңай якка үзгәрү сәбәпле төшерелгән.
Балигъ булмаган балалар комиссиясендә торучы балаларның икесе Актаныш техникумы студентлары, берсе Актанышның икенче санлы, бишесе Актанышның беренче санлы мәктәбендә укыйлар.
Актаныш муниципаль районы буенча балигъ булмаган балалары булган социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр яшәгән урыннарда янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү һәм каникул чорында контрольдә тоту буенча ведомствоара рейдлар Актаныш муниципаль районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең инспекторы һәм ТР Актаныш муниципаль районының КДНиЗП әгъзалары белән берлектә районның барлык җирлекләрендә дә үткәрелгән. Рейдлар барышында автомат янгын хәбәрчеләренең булу-булмавы, электр үткәргечләрнең төзеклеге тикшерелә, янгынга каршы инструктажлар, янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелгән.
2025 елда жирле КДНнарга җирлектә урнаштырылган уен мәйданчыкларының торышы хакында һәм балигъ булмаган балалар тормышына яки сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын киметү буенча җирлектә нинди чаралар күрелүе хакында мәгълүматлар җибәрүне сорап хатлар җибәрелде. Авыл җирлекләрендә балалар ялы өчен уен мәйданчыклары урнаштырылган. Регуляр рәвештә мәйданчыкны карап тору буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Шулай ук һәрбер җирлектә каникулга кайткан балаларның исемлеге төзелеп, алар белән профилактик чаралар һәм инструктажлар үткәрелә. Каникул чорында район авылларына каникул вакытында кунакка 370 бала кайткан. Мототехника, питбайклары булган ата- аналар белән профилактик сөйләшүләр үткәрелеп, балаларның иминлеген күз уңында тоту буенча имзалар алынды. Авылларда 121 баланың мототехникасы барлыгы билгеле.
Дилбәр Миркасыйм кызының чыгышыннан соң район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләргә мототехникалары булган ата-аналар белән катгый сөйләшергә чакырды, әгәр административ хокук бозуларга юл куелса, мототехникалар штраф тукталышларына алып китәчәкләр, ата-аналарга 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Болар кемнедер куркыту, янау сүзләре түгел, ә балаларыбызны куркыныч һәлакәтләрдән саклау дип аңласагыз иде, хөрмәтле райондашлар. Чөнки көн саен Россиянең төрле төбәкләрендә, Татарстан районнарында балалар һәм яшүсмерләрнең мототехникаларда аварияләргә очравы турында хәбәрләр килеп тора. Мондый бәла-казаны аңлы рәвештә булдырмый калырга да була бит!
Комиссия утырышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Мингазов,
«Игелек үзәге халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры урынбасары Дилбәр Фазаелова чыгыш ясады.
Ленар Зарипов җитәкчеләргә җирлектәге балаларга карата игътибарлы булырга өндәде. Авылларга теләсә каян килгән чакырылмаган кунаклар күз уңыннан читтә калмаска тиеш. Шулай ук су буйларында куркынычсызлыкны тәэмин итү, җирлекне ут-күздән саклау кебек бурычлар да җитәкчелеккә йөкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев