Яңа Әлем мәктәбе укучылары «Җәйне каршы алабыз» велоузышында катнашты
Тиздән көтеп алган каникуллар. Ә каникулларны балачакта велосипедсыз күз алдына да китереп булмый. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова районыбыз укучыларының җәйге ялларда иминлеген тәэмин итүне күздә тотып, төрле акцияләр оештыра. Яңа Әлем мәктәбе укучылары белән уздырылган «Җәйне каршы алабыз» акциясе әнә шундый чараларның берсе булды.
Яңа Әлем авылында җитәкчелегендә «Җәйне каршы алабыз» велоузышы Яңа Әлем мәдәният йорты каршында башланып китте. Анда мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Велоузышка мәдәният йорты директоры Кәримова Л.Р. старт бирде. Ул балаларга маршрутның уңышлы үтүен, юлларның имин булуын теләде.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юл кагыйдәләрен искә төшереп, велоузыш тәртибен аңлатты. Ләйсән Рәдиф кызының профессиональ киңәшләре һәм игътибарлы күзәтүе астында бу спорт чарасы имин генә узды. Велоузыш тагы да күңелле мизгелләр белән тәмамланды, иң өлкән һәм иң яшь катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев