Актаныш

Актаныш районы

16+
Ышаныч һәм иминлек

Яшел җыен: ЮИД җитәкчеләре семинар-киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашты

Актаныш районы ЮИД җитәкчеләре яшел семинар-киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашты.

Яшел җыен яшь юл хәрәкәте инспекторлары гимнын тыңлаудан башланды һәм флешмоб белән дәвам итте.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова район мәктәпләренең ЮИД җитәкчеләре өчен төрле мастер-класслар да әзерләгән иде. Педагоглар куркынычсыз тәгәрмәч темасы буенча биремнәрне тиешенчә үтәделәр. Ике командага бүленеп «Гоша» манекенында беренче ярдәм күрсәтү алымнарын күрсәттеләр, театральләштерелгән ситуацияләрне чимштеләр. Стенд газеталары чыгардылар, яңа юл билгесе уйлап табу, футболкаларда рәсем ясау кебек биремнәрдә үзләренең иҗади сәләтләрен тагын бер кат исбатладылар.

Табигатьтә файдалы очрашу ЮИД җитәкчеләрен тагын да якынайтты.
Шеф-поварның тәмле ризыкларын авыз иткәч, күңелләр тагы да күтәрелеп китте. Шулай ук рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук ЮИДның иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләү оештырылды.

 Яшел семинар-киңәшмә һәркем өчен файдалы һәм мавыктыргыч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев