Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Юл иминлеген тәэмин итүчеләребез иҗатта да көчлеләр

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, юл хәрәкәте иминлеге ДБУ хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ел саен иҗади бәйгеләр оештырыла.

                 Шушы көннәрдә сәнгати иҗатка сәләтлеләр республика смотр бәйгесендә чыгыш ясады. Актаныш районы юл хәрәкәте иминлегенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова үзенең улы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Билал Мөхәммәтов һәм инспектор Алия Исламова  "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып мактаулы урыннарга лаек булды. Алия Рәфит кызы һәм Билал Салават улына III урын, ә Ләйсән Рәдиф кызына IV урын бирелде.

Райондашларыбыз дипломнар, акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнделәр. Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов имзалаган дипломнарны җиңүчеләргә район ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев тапшырды.

           ЮХИДИ хезмәткәрләрен, аларның газизләрен төрле яклап үсешкә омтылулары, югары үрләргә ирешүләре уңаеннан котлыйбыз, уңышларыгыз дәвамлы булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев