Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Юл рыцарьлары райондашларны Яңа ел белән котлап кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырды

Бүген ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин кагыйдә бозучыларны туктатырга түгел, ә машина йөртүчеләрне тәбрик итәргә юлга чыкты.

                 Озак еллар әлеге вазыйфада эшләү дәверендә ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншинга әллә күпме шоферлар белән очрашырга, төрле очракларда закон таләпләрен якларга туры килде.

ЮХИДИ инспекторының  төп максаты- райондашларыбызны, Актаныш юлларыннан үтүче кунакларны һәлакәтләрдән саклау, фаҗигаләрдән аралау.


-    Якынлашып килүче 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы. Машина йөртүчеләрне туктаткач, әлеге хакта мәгълүмат та бирдем, барлык шоферларны Яңа ел белән тәбрик итеп юл кагыйдәләрен сакларга чакырдым, - ди Артур Җиһаншин.
   

           Әйе, һәркем үзенең исәнлеге белән беррәттән башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны да уйлап машинасы белән идарә итсә фаҗигаләр  булмас, гомерләр дә өзелмәс иде. 1986 елда руль артына утырган Илдар Зиннәтуллин да нәкъ шушы фикердә:


-    Әгәр юлларыбыздагы тәртипне ЮХИДИ инспекторы саклап, барлап тормасалар, без шоферлар ни генә эшләп бетәр идек икән?! Яшькелт төстәге жилет кигән инспекторлар бүгенге кебек салкында да, җәйге челлә кызуында да гел юлда, аларны күргәч күңелдә гел уңай фикерләр генә туа. Бер-беребезне аңлап хөрмәт итеп исән-сау гына юлларда йөрергә язсын,- ди ул.


            Бүгенге рейд 28-31 декабрь аралыгында узучы юл хәрәкәтендә катнашучылар белән мәгълүмати пропаганда чаралары кысаларында оештырылды.

Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе итеп Ләйсән Мөхәммәтова алдан ук тематик белешмәлекләр әзерләгән. Инспектор Артур Җиһаншин яктылык кайтаргычлар белән бергә  машина йөртүчеләргә әлеге кагыйдәләр җыелмасын да тапшырды. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, " Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев