Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге музеенда булдылар

«Игелек үзәге» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның рухи сәламәтлеген ныгыту, буш вакытларын файдалы үткәрүгә дә игътибар юнәлтә. Әлеге максаттан районыбызның төрле оешма-предприятиеләренә экскурсияләр оештырып җибәргәннәр. Чираттагы танышу урыны итеп Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең музее сайланган.

                  Музейда кызларны -егетләрне музейны оештыручыларның берсе, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы җитәкчесе Васил Вахитов каршы алды. Васыйл абый кунакларны районда милиция бүлегенең оешу тарихы, эшчәнлеге, полиция хезмәткәрләренең хәзерге тормышы турында җентекләп сөйләде. Кунакларга сораулар биреп әңгәмәгә тартты. 

                  Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да әлеге очрашуда катнашты.

Гадәттәгечә Ләйсән Рәдиф кызы юл кагыйдәләрен өйрәтүгә бүләкләр белән килгән иде. "Юлда күренеп йөре!" буклетын тапшырганда, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз белән караңгыда киемдә, сумкада булырга тиешле фликерларның әһәмияте турында әңгәмә кордылар.

Иминлек каешын эләктереп йөрүнең полиция хезмәткәрләре өчен түгел, ә машина йөртүчеләргә, пассажирларга кирәклеге мисаллар белән аңлатылды.

Юл йөрү кагыйдәләренә багышлап махсус нәшер ителгән "Сабантуй" журналында исә өч өстәл уены да бар икән. Домино формасында юл йөрү кагыйдәләрен күмәкләп өйрәнергә, кабатларга була.

"Шушы кагыйдәләрне өйрәнеп алдагы очрашуларда безнең сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр дә әзерләячәкбез", диде Ләйсән Мөхәммәтова. 

               "Игелек үзәге" тарафыннан оештырылган бу чарада мөмкинлекләре чикләнгәннәр юл йөрү кагыйдәләре буенча мәгълүматларын тагы да тулыландырды. Ләйсән Мөхәммәтова әйтүенә караганда кагыйдәләрне үзләштергәндә балаларны тыңлаучы гына түгел, ә төрле  ситуацияләргә катнаштыру, күзәтүләрдән нәтиҗәләр ясатуның әһәмияте зур.   

                 "Игелек үзәге"нең социаль эш буенча белгече Рәсүлә Габдрахманова мөмкинлекләре чикле  18 яшькә кадәрге балалар һәм 18-40 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикле яшьләр белән гадәттән тыш хәлләр бүлегенә баруларын, шулай ук "Яшьлек" яшьләр үзәгенә экскурсияләр оештыруларын әйтте. Әлеге райондашларыбыз мондый аралашу, очрашуларны, мастер-классларны көтеп ала. Киләчәктә исәпләре- Чаллыдагы дельфинарийга да бару. 

       Васил Вахитов музейга экскурсия вакытында кунакларның кызыксынучылык күрсәтүләрен билгеләп үтте, чыннан да кызлар-егетләр аның сорауларына теләп җавап бирделәр.

- Сәламәтлегендә кимчелекләре булган райондашларыбызны кайда гына күрсәк тә аларга карата игътибарлы булырга кирәк, кимсенеп йөрмәсеннәр. Безгә мәктәпләрдән дә укучылар еш килә. Без аларга кадрлар бүлеге белән берлектә полиция эшчәнлеге, үзебезнең һөнәрнең үзенчәлекләре турында сөйлибез. Сау-сәламәт, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән, спорт белән шөгыльләннәрнең генә безнең һөнәргә лаеклы икәнлекләрен аңлатабыз,- диде Васил абый. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев