Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Сабантуй алдыннан Актаныш районы юлларына зур йөк автомобильләре кертелмәячәк

Бер- берсен узу-уза котырып чапкан «фуралар» кемнең генә ачуын китерми икән? Юлда башкаларны кысрыклавына инде күз йомарсың, әмма нәкъ менә дәү-дәү йөк машиналары аркасында юллар җимерелә, хәтта һәлакәтләрнең күбесе алар гаебе белән килеп чыга, гомерләр өзелә.

              Менә шундый "дәү"ләр районыбызда да еш кунак. Язлы-көзле юл төзүчеләр көнаралаш  ямап торган, ремонтлаган юллардан зур тизлектә чабалар. "Узу тыелган" юл билгесе дә аларга киртә түгел.

             Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә узган чираттагы Юл куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышында "большегруз"лар мәсьәләсен хәл итү үзәккә куелды. Утырыш эшендә катнашкан башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәзиф Баһавиев, район ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев әлеге проблеманы чишүнең төрле юлларын анализлады.

            Тәртип бозучыларның күбесе нефтьчеләр булып чыкты. Россиякүләм билгеле нефть компаниясе актанышлыларны хәйлә белән алдырмакчы. Чуер таш төягән йөк автомобильләре халыкның шаулашачагын чамалап хәзер төнлә йөрүгә күчкән. Пучы-Актаныш юлыннан Яңа Кормашка борылып керәләр дә, Татар Суыксуына таба чабалар.  Авылларыбыз арасыннан берьюлы 15-әр йөк автомобиле колонна булып уза. Мондый зур йөкләнешкә исәпләнмәгән юллар күзгә күренеп җимерелә.

          М-7 трассасын төзүчеләр дә кимен куймый. Өч тиенлек файда, биш тиенлек зыян дигән кебек инде бу. Башкортстан белән Татарстан чигендә юл салучылар Яркәй ягыннан Тыңламаска киләләр, Актаныш- Мөслим юлыннан узып болай да әлле-мәлле булган аралыкны сыныйлар. Югыйсә юл төзүчеләр өчен басудан махсус юл ясалган.  

           Федераль юл салуда катнашучы райондашларыбыз да кайнар утка май өсти. Эштән кайткач зур йөк машиналары белән Актанышның Ленин проспекты, Вахитов, Баян Дәүләтов урамнарыннан кич буе сәйран кылалар. "Большегруз"лар кызлар янына бара торган машина түгел бит ул. Ни өчен без аларга юлларыбызны җимерергә юл куябыз?" дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Алмаз улы утырышта катнашучыларга. Комиссия карары нигезендә Сабантуй бәйрәме алдыннан Актаныш районы териториясенә зур йөк машиналарына керү тыелачак.

-Бу карарны мин дөрес дип исәплим. Күз алдына китерегез, районга төрле яклардан җиңел машинасына балаларын, гаиләсен утырткан кунаклар кайта, ә аларга каршы "большегруз"лар чаба. Юллар җимерелү генә түгел, башка юлчыларның исәнлеге, иминлеген куркыныч астына куябыз бит. Безгә һәр кешенең гомере кадерле, без алар өчен җавап бирәбез!-диде Рөстәм Ильясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев