Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкиле гражданнарны кабул итте

Бүген районыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков эшлекле сәфәр белән килде.

    Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе ай саен  күчмә кабул итүләр графигы нигезендә республика районнарында гражданнарны кабул итү оештыра. Бүген Мөнир Халиков район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә гражданнарны кабул итте.

            Мөнир Афраем улына 8 райондашыбыз мөрәҗәгать белән кергән. Сораулар, нигездә,  механизаторларны укыту, аларга имтиханнар тапшыртып, тракторчы-машинист таныклыклары бирү, транспорт чараларына техник карау үткәрү, үзйөрешле машиналарны теркәү турында булган. 

- Безгә килгән гражданнар тулаем алганда кабул итүдән канәгать калды. Кайберләренең сорауларын урында ук хәл иттек, кайберләре буенча киңәшләшәсе бар, -диде Мөнир Афраем улы.

        Гомумән алганда, Мөнир Афраем улы республика дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш бүлекчәсенең эшчәнлеген яхшы яктан бәяләде. Җитәкче Илдус Мәхиян улы республика дәүләт техник күзәтчелек идарәсе оешуга 65 ел тулу уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнгән. Очрашудан файдаланып без дә Мөнир Халиковка үз сорауларыбызны җиткердек.

- Юлларда һәлакәтләр кеше факторына бәйле. Әгәр техника төзек икән, транспорт йөртүченең таныклыгы булса, юл кагыйдәләре төгәл үтәлсә юлларда бернинди һәлакәтләр килеп чыкмаска тиеш. Шулай ук транспорт белән идарә итүчедән көчле  игътибар таләп ителә,- диде белгеч. 

-Авыл җирлекләрендә мотоблокларга арба тагып йөрү очраклары бар, бу юлдагыларга комачаулык тудыра. 

- Мотоблок- транспорт чарасына керми. Алар белән юлларга чыгу кискен тыела,- диде Мөнир Афраем улы.

        Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков кабул иүдән соң механизаторларны укыту буенча технология техникумының җитәкче-укытучылары белән очрашты.

 

-  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев