Укучыларны юл фаҗигаләреннән кисәтү максатыннан профилактик әңгәмәләр оештырыла
Яңа ел каникулларыннан соң уку елының иң озын чиреге башланды. Һава торышы шартлары бер дә куандырмый, аяк астында — бөтен җирдә бозлавык. Нәкъ шушындый чорда күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен Актаныш районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова мәктәп укучылары арасында профилактика максатыннан очрашулар оештыра.
Укучыларны юл фаҗигаләреннән кисәтү максатыннан, Актаныш районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Актанышның 2нче мәктәбе укучылары белән очрашты һәм профилактик әңгәмә үткәрде. Ләйсән Рәдиф кызы балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда уяу булырга өндәде.
Өс киемдә һичшиксез яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев