Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

2026 елның I кварталында Актаныш районында бер оешма юл йөрү кагыйдәләрен 12 тапкыр бозган

2026 елның беренче кварталында Актаныш районында бер оешма тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе мәгълүматларына караганда, Актаныш районындагы «Чишмә» ҖЧҖ (ООО «Чишма») транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан 12 тапкыр ПДД бозу очрагы ачыкланган.

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган утырышта юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны артуга борчылу белдерде.

Билгеләп үтелгәнчә, республикада профилактиканың яңа ысулы кертелә — юл кагыйдәләрен еш бозучы оешмаларның антирейтингы төзелә. Бу чара юлларда дисциплинаны күтәрү һәм аварияләр санын киметү максатыннан гамәлгә ашырыла.

2026 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 103 оешма антирейтингка кертелгән. Иң күп бозулар (һәрберсе 5 оешма) Казанда, Яр Чаллыда, Питрәч, Кукмара, Зеленодольск районнарында һәм башка территорияләрдә теркәлгән.

Республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә һәм даими контрольдә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев