Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!

Актанышның 2 нче санлы мәктәп яны лагеренда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган мавыктыргыч очрашу узды.

Чара файдалы гына түгел, бик кызыклы да булды!

Балалар бик рәхәтләнеп тематик өстәл уеннары уйнады. "Добрая Дорога Детства" һәм "Стоп" махсус газеталары белән таныштылар, андагы яңалыкларны укыдылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр

Мондый очрашулар бик мөһим, — ди Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова. - Уен формасында балалар юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен яхшырак истә калдыралар, бу аларның иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итә.

Көн уңышлы һәм күңелле узды! Барлык катнашучылар да яңа белемнәр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев