Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кичә Актаныш районы территориясе аша узучы М- 7 юлындагы фаҗигадә ирле-хатынлы Чаллы кешеләре һәлак булган

4 февраль көнне 17 сәгать 35 минутта Актаныш районы территориясе аша узучы М-7 «Волга» федераль юлының 1135 нче километрында «Пежо- 308» автомобиле «Даф» ярымприцеплы автомобиле белән бәрелешә.

ЮХИДИ инспекторларының фаразы буенча, юл һәлакәтенең сәбәбе- "Пежо-308" автомобиле йөртүчесенең дөрес тизлек сайламавы. Нәтиҗәдә, йөртүче 1981 елгы хатын-кыз һәм аның 1976 елгы ире ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк урында һәлак була.

Аларның 2007 елгы кызлары каты тән җәрәхәтләре белән Чаллыдагы БСМП хастаханәсенә китерелә.

 Хөрмәтле райондашлар, автомобиль руле артына утыручы хөрмәтле халкыбыз!

Кышкы юллар аеруча да саклык, игътибар таләп итә. Юлларны никадәр карап, чистартып торулар оештырылса да, табигатьнең үз законнары, быел явым-төшем күләме аеруча зур, кар, күреп торабыз, бик мулдан ява.

Юллар көзгедәй шома, күп урыннарда бозлавык. Күз күремен юл читләрендәге кар көртләре каплый. Юлларда хәвефсез йөрү тизлеген саклап, кагыйдәләргә буйсынып, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймыйча йөрегез.  Кайгы-хәсрәт беркемгә дә килмәсен, афәтләрсез яшәргә язсын!

Материал Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев