М-7 трассасының 985 километрында BMW автомобиле янган
Ял көннәрендә Татарстанның Алабуга районы территориясе аша уза торган М-7 трассасының 985 километрында BMW автомобиле янган. Шаһитлар әйтүенчә, төтен башта капот астыннан чыккан.
«Чаллы хәбәрләре»нә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткәнчә, янгынның башлангыч сәбәбе- транспорт чарасының төзек булмавы һәм эксплуатацияләү кагыйдәләренен үтәмәү.
«Татарстан Республикасы Янгын сүндерү сагы» хезмәткәрләре утлы телләр биләп алган өч квадрат метр мәйдандагы янгынны тиз арада сүндергәннәр.
Бәхеткә, бу вакыйгада зыян күрүчеләр юк. https://vk.com/video-34096775_456242098
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев