Айдар Хәев: «Райондашларыбыз өчен без — өмет һәм шәфкатьлелек билгесе»
Актаныш районында медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантанада Актаныш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев чыгыш ясап, коллективның ирешкән уңышлары белән уртаклашты, үзенең бүләкләрен тапшырды.
«Без инде бу бәйрәмгә лаеклы килеп бастык дип уйлыйм. Чөнки уңышларыбыз бар, Аллага шөкер. 2025 нче елда да без яхшы күрсәткечләргә таба юл алган идек. Ә хәзер инде без, менә әле июнь аенда гына ике тапкыр Казанга барып кайтып, зур уңышларга ирешеп, җиңүләр алып кайттык. Актаныш үзәк хастаханәсе Яр Чаллы шәһәренең Ренат Сулейманович Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе берләшмәсе составында бу конкурсның «Синергия здоровья — сила команды в действии» номинациясендә финалга чыгып, җиңү яуладык!
Актаныш районы үзәк хастаханәсе зур коллективы белән Актаныш районы халкының сәламәтлек сагында тора. Райондашларыбыз өчен без — өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Дөньяны бәлки матурлык коткара торгандыр да, ә аны шәфкатьлелек яшәтә. Һәр кешенең язмышы безнең һөнәри осталыкка һәм тәҗрибәбезгә бәйле».
Баш табиб ассызыклаганча, бүгенге көндә район үзәк хастаханәсе барлык бүлекчәләре, участок хастаханәсе, өч табиблык амбулаториясе һәм 55 ФАП (фельдшер-аккушерлык пункты) белән халыкка медицина хезмәтен югары дәрәҗәдә күрсәтә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район җитәкчелеге куйган төп бурычларны уңышлы үтәп бара.
Хастаханәнең материал-техник базасы елдан-ел яңара: рентген диагностикасы, эндоскопия буенча яңа технологияләр, яңа ысуллар кертелә, үз гистологик лабораториясе эшләп килә. Иң куанычлысы — коллективка яңа кадрлар кушыла: узган елдан соң, бу елда да хастаханәгә өч яңа белгеч килгән.
Баш табиб үз чыгышында шулай ук зур бердәмлекнең мөһимлеген билгеләп үтте:
Без күренекле кардиохирург Ренат Сөләйман улы Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе берләшмәсендә команда булып эшлибез. Латин телендә шундый гыйбарә бар: “Viribus unitis” — бердәмлектә көч. Шуның нәтиҗәсендә пациент мәнфәгатьләре ачык клиник мәйданга чыга, анда иң оптималь дәвалау ысулы сайлап алына. Ә бу исә безнең пациентның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга китерә.
Шуңа күрә, хөрмәтле коллегаларыбыз, хөрмәтле ветераннарыбыз, сезгә фидакарь, намуслы хезмәтегез өчен иксез-чиксез зур рәхмәтләремне белдерәм!
Хезмәт дәрәҗәсе — югары бүләкләрдә
Тантана барышында хастаханәнең баш табибы Айдар Рәфкать улы Хәев медицина өлкәсендә күп еллык намуслы һәм тырыш хезмәт куючы хезмәткәрләргә үзенең югары бүләкләрен тапшырды.
Баш табибның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
-
Ямилова Резидә Васил кызы — табиб-педиатр;
-
Нигъмәтдинова Розалия Владимировна — эндоскопик диагностика кабинетының шәфкать туташы;
-
Закирьянова Резидә Сәях кызы — Пучы участок хастаханәсе техник хезмәткәре.
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан баш табибның Рәхмәт хатына лаек булдылар:
-
Мостафин Айрат Госман улы — Почта участок хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге шоферы;
-
Латыйпова Ирина Александровна — саркатип;
-
Сәетова Рәмилә Сәгыйть кызы — поликлиника бүлеге техник хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев