Ак халатлы фәрештәләр: Актаныш үзәк район хастаханәсендә чыгарылыш укучылары белән очраштылар
Актаныш үзәк район хастаханәсендә ачык ишекләр көне узды. Табиблар белән очрашуда чыгарылыш сыйныф укучылары сайлаган һөнәрләре тулырак күзаллый алдылар.
Әлеге чара медицина хезмәткәре булырга һәм үз гомерләрен дөньядагы иң игелекле һөнәргә багышларга хыялланган 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен оештырылды.
Укучылар үзләренең булачак һөнәре турында тулырак күзаллау ала алдылар. Очрашу барышында аларга максатчан юнәлеш буенча укырга керү тәртибе, шулай ук медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү программалары турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев