Актаныш район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы вакцина ясау әлегә кичектерелә
Грипптан иң яхшы саклану чарасы вакцина ясау, ди белгечләр. Прививканы авыру сезоны башланганчы, организмда иммунитет булдыру өчен ике ай чамасы алдан ясату мөһим. Актаныш район үзәк хастаханәсенә 1310 дозада вакцина кайтты инде. Әмма табиблар һава торышының артык җылы булуы аркасында вакцинация ясауны кичектереп торырга куша. Бу хакта табиб-терапевт Миләүшә Хаҗиева белән сөйләштек.
Актаныш район үзәк хастаханәсенә һәр елдагыча өске тын юллары ялкынсынуын киметү буенча гриппка, аңа охшаш инфекцияләргә каршы прививкалар ясау башланды. Тик һава торышының артык җылы булуы аркасында вакцинация ясауны кичектереп торабыз,- ди Миләүшә Хаҗиева.
Һава температурасы ничә градуста прививка ясау отышлы? Вакцинациягә һава торышының тәэсире нидә?
Көннәр кызу тору сәбәпле, вакцина ясалмый, һава температурасы 20-21 градус җылылыкта гына ясала башлый.
Прививка ясалганнан соң ике-өч көн дәвамында тәндәге энә керткән урынны юешләтергә ярамый. Эсседә организм көчсезләнә, прививка матдәсен сеңдерү өчен шартлар булмый, кеше тирли, тән юешләнә. Көннәр салкынайткач, ясыйбыз.
Актаныш район үзәк хастаханәсенә кайсы төр препарат кайтты?
Безгә иң нәтиҗәлеләрдән булган ультрикс квадри препараты 1310 дозада кайтты.
Иң элек вакцинация кемнәргә ясала?
Иң элек медицина хезмәткәрләре һәм йөкле ханымнар, балаларга ясалачак. Прививка дозасы җитәрлек, кайта тора, теләүчеләрнең берсен дә кире бормыйбыз.
Прививкаларны инфекция тарала торган вакыт җиткәнче, сентябрь ахыры, октябрь аена кадәр ясау мөһим. Алдагы елларның статистикасына карасак, прививка алучылар азрак авырый, яки авыруны җиңел кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев