Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Актаныш район үзәк хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узды

1 февральдән 12 февральгә кадәр Татарстанда унөченче тапкыр «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале уза. Фестиваль кысаларында Актаныш район үзәк хастаханәсендә дә булачак табиблар өчен ачык ишекләр көне булды.

1 февральдән киләчәктә табиб булырга хыялланган укучылар өчен Татарстанның барлык үзәк район хастаханәләре, шулай ук Казанның әйдәп баручы дәвалау һәм профилактика учреждениеләре үз ишекләрен ача. Шул исәптән Актаныш район үзәк хастаханәсендә баш табиб Айдар Хәев җитәкчелегендә район мәктәпләре укучылары белән очрашу узды. 

Киләчәктә ак халат киеп кешеләрне дәваларга теләгән югары сыйныф укучылары шактый булып чыкты. «Ак халатлы фәрештәләр» фестивалендә район мәктәпләреннән 37 кыз һәм егет, медицина югары һәм махсус белем бирү уку йортларыннан 10 студент катнашты. Айдар Рәфкатович яшьләргә табиблык һөнәре, аның үзенчәлекләре турында  сөйләп аңлатты. Югары сыйныф укучылары бу хакта тулырак видеофильм карап та белделәр. 

Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетының 6 курс студенты, Актаныш район үзәк хастаханәсенең максатчан укучысы Мәрьям Хисмәтова төп доклад белән чыгыш ясады.

Актаныш үзәк хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшләүче Лилия Мөхәммәдиева үзе белем алган Ижау Дәүләт медцина университеты,

гомумгамәли табибә Эльвира Зәбирова Башкортостан Дәүләт медицина университеты, табиб-эндокринолог Айгөл Нургалиева Казан Дәүләт Медицина академиясе турында таныштырып, студент елларына кабат кайттылар.

Очрашу сорауларга җавап бирү форматында тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев