Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Актаныш район үзәк хастаханәсендә профилактик тикшерүләр тәртибе

Актаныш район үзәк хастаханәсендә профилактика кабинеты эшли. Диспансер тикшерүенә килгән пациентлар иң элек профилактика кабинетында анкета тутыра. Аннары анализлар бирү өчен юллама рәсмиләштерелә, тикшерү нәтиҗәләре нигезендә гомуми практика табиблары (ВОП) йомгак ясый.

Әгәр анализ нәтиҗәләре начар булса (мәсәлән, тизәктәге яшерен канга тест уңай нәтиҗә күрсәтсә), пациент кабат диспансерлаштыру уза. Бу очракта фиброколоноскопия үткәрелә. Әлеге тикшерүләр онкологик авыруларны иртә ачыклау максатыннан башкарыла. Авыру расланган очракта, пациент онкологка җибәрелә һәм тиешле дәвалану ала.

Ир-атлар өчен ПСА — простатага хас антиген — анализы үткәрелә. Нәтиҗәсе уңай булса, трансректаль тикшерү билгеләнә. Пациентны уролог карый, үзенең медицина йомгагын бирә.

Маммография вакытында шикле билгеләр ачыкланса, хатын-кызларга УЗИ тикшерүе билгеләнә, шушы нәтиҗәләр онкологка җибәрелә. Онкология диспансерында тирәнәйтелгән өстәмә тикшерүләр дә кааралган.

45 яшькә җиткән пациентлар ФГДС — фиброгастродуоденоскопия үтә. Бу — үңәч, ашказаныһәм уникеилле эчәкне эндоскопик ысул белән карау мөмкинлеге биргән тикшерү.

Шулай ук флюорография үткәрелә, хатын-кызлардан онкоцитология өчен мазок алынып тикшерелә.

Хастаханәдә профилактик эшчәнлек еллык план нигезендә алып барыла. Әлеге план ел саен тулы күләмдә үтәлә. Күрсәткечләр халык санына карап билгеләнсә дә, без диспансеризация, билгеле яшь төркемнәрен медицина тикшерүе һәм профилактик караулар буенча планны 100 процентка үтәп барабыз, -ди баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев