Актаныш үзәк район хастаханәсе СВОда катнашучыларны аерым кайгырта
Актаныш үзәк район хастаханәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга кирәкле медицина ярдәме күрсәтә. Мөрәҗәгать итүче барлык ветераннар чираттан тыш кабул ителәләр һәм тулы медицина тикшерүе алалар, бу чиратларда көтмичә сыйфатлы дәвалануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Хәрбиләрнең психологик халәтенә аерым игътибар бирелә. Айга бер тапкыр хастаханәдә Яр Чаллыдан клиник медицина психологы Ләйсән Әгъләмова кабул итә. Бу көнне аңа ветераннар гына түгел, аларның туганнары да мөрәҗәгать итә ала. Психолог профессиональ ярдәм күрсәтә, стационар дәвалануда булганнар, шулай ук ялга килгән катнашучылар белән тикшерүләр һәм әңгәмәләр үткәрә. Ләйсән Илгиз кызы үзенең киңәшләре белән уртаклаша, кирәк булганда ветераннарның өйләренә барып кайта.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар шифаханәләрдә реабилитация узу мөмкинлегенә ия. Алар дәваланган госпитальләр тернәкләнүгә путевкалар бирә. Махсус контроль программасы кысаларында ун ветеранга медицина белгечләре тарафыннан өстәмә ярдәм һәм игътибар бирелә.
Махсус хәрби операциядә катнашкан һәр кешегә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышабыз, – диде Актаныш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Хаҗиева.
Шулай итеп, Актаныш үзәк район хастаханәсе ветераннарның һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвен дәвам итә, аларга кирәкле медицина һәм психологик ярдәм күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев