Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Актанышта «Ак чәчәкләр» конкурсының җиңүчеләре ачыкланды: «Профессиягә тугрылык» номинациясендә Гөлназ Фәйзуллина җиңде

Актаныш муниципаль районында халык сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы фәрештәләрне олылау, аларның фидакарь хезмәтен җәмгыятьтә тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү максатыннан оештырылган «Ак чәчәкләр» конкурсы үзенең җиңүчеләрен билгеләде. Районыбызда әлеге мәртәбәле бәйге быел алтынчы ел рәттән үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Рәфкать улы Хәевның күркәм идеясе һәм башлангычы белән, шулай ук Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповның зур ярдәме нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдә, тантаналы төстә оештырылды.

 

Медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, җәмгыятьтә аның әһәмиятен үстерүгә һәм табибларның, шәфкать туташларының һөнәри эшчәнлеген камилләштерүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән әлеге бәйгенең нигезендә рәсми документ ята: 2025 елның 25 декабрьендә «Актаныш районы үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә конкурс үткәрү турында 671/1 нче санлы боерык кабул ителгән иде.

Конкурсның төп номинацияләре

Киңкырлы эшчәнлекне үз эченә алган әлеге конкурс берничә төрле номинациядә үткәрелде һәм аларның һәркайсы буенча иң-иңнәр ачыкланды:

  • «Иң яхшы шофер»;

  • «Урта буынның иң яхшы медицина хезмәткәре»;

  • «Иң яхшы табиб»;

  • «Профессиягә тугрылык».

Әлеге җаваплы конурска тулысынча нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр махсус дипломнар, бәйге символы булган стелалар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Олы хезмәткә олы хөрмәт: «Профессиягә тугрылык»

Бәйге шартлары буенча, әлеге номинациядә медицина өлкәсендә 40 ел һәм аннан да күбрәк эш стажы булган, үз хезмәтенә, авырулар тормышына җан атучы үрнәк хезмәткәрләр генә катнаша алды. Нәкъ менә шуңа күрә ул «Верность профессии — Профессиягә тугрылык» дип атала.

Әлеге олы номинациядә җиңүчене ачыклау һәм аны тантаналы рәвештә бүләкләү өчен сәхнәгә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов чакырылды. Район башлыгы җиңүче язылган конвертны ачып, җиңүченең исемен тантаналы рәвештә игълан итте.

Быел бу мәртәбәле исемгә Такталачык табиб амбулаториясенең участок шәфкать туташы Фәйзуллина Гөлназ Хамис кызы лаек дип табылды.

Гөлназ Хамис кызы 1968 елда Актаныш районы Әҗмәт авылында дөньяга килә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә бөтен гомерен багышларга ниятләгән яшь кыз 1986 елда Минзәлә медицина училищесын уңышлы тәмамлый. Шул ук елны ул Такталачык участок хастаханәсенә эшкә урнаша. Менә шул чордан бирле, ярты гасырга якын вакыт эчендә, ул үз һөнәренә, биргән антына тугры калып, Актаныш районы халкына фидакарь хезмәт күрсәтә. Аның гомуми хезмәт стажы — нәкъ 40 ел!

Районыбыз халкы исеменнән Гөлназ Хамис кызын һәм барлык номинация җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, аларга какшамас сәламәтлек, җаваплы хезмәтләрендә яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев