Актанышта ак халатлы фәрештәләрне хөрмәтләделәр (исемлек һәм фотолар)
Актаныш районы медицина хезмәткәрләре көнендә ил-көн иминлеге, халык сәламәтлеге сагында торучы табибларны, фельдшерларны һәм районыбызның медицина өлкәсендә хезмәт куючы барлык хезмәткәрләрне котлар өчен Актаныш районы җитәкчелеге, шулай ук Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдән дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Күпсанлы кунаклар ак халатлы коткаручыларыбызга үзләренең иң изге, җылы һәм тирән рәхмәт теләкләрен юлладылар.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше — сәламәтлек саклау тармагында армый-талмый хезмәт куючы фидакарь затларны хөрмәтләү тантанасы булды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов табибларны, шәфкать туташларын һәм техник хезмәткәрләрне сәхнә түренә чакырып, аларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министерлыкларының һәм район башлыгының югары бүләкләрен тапшырды.
Медицина хезмәткәрләре көнендә халык сәламәтлеге сагында күп еллык үрнәк хезмәт күрсәткән түбәндәге шәхесләр олыланды:
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
-
Дәүләтбаева Гөльяр Мөхәммәтхәниф кызы — Актаныш авылы фельдшер-аккушерлык пункты мөдире, фельдшер;
-
Маннанова Гөлгенә Флүр кызы — психиатрия кабинеты шәфкать туташы.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
- Габдуллина Руфия Насыйх кызы — табиб-педиатр.
-
Садриева Гөлназ Габит кызы — Әҗәкүл авылы фельдшер-аккушерлык пункты фельдшеры;
-
Хәйбрахманова Роза Мирхатим кызы — Зөбәер авылы фельдшер-аккушерлык пункты фельдшеры;
-
Бикимова Ләйсән Рамил кызы — клиника-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты;
-
Басыйрова Гөлназ Альберт кызы — участок табиб-терапевты шәфкать туташы;
-
Әнвәрова Ләйсәния Наил кызы — дерматовенерология кабинеты шәфкать туташы;
-
Хөсәенова Рәмзия Әбелгаяз кызы — анестезиология һәм реанимация бүлеге авыруларын карау буенча кече медицина хезмәткәре.
Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына лаек булучылар:
-
Закирҗанов Рөстәм Хәләф улы — табиб-аккушер-гинеколог;
-
Шәйхразиева Айгөл Рифкать кызы — табиб-офтальмолог;
-
Шаймәрдәнова Габидә Васил кызы — мәктәп учреждениеләренә хезмәт күрсәтү кабинеты фельдшеры;
-
Ильясова Резидә Фидаил кызы — терапия кабинеты шәфкать туташы;
-
Вәлиева Ландыш Илгиз кызы — рентген-лаборант;
-
Малихова Вәсимә Әбеләис кызы — йогышлы авырулар бүлеге техник хезмәткәре.
Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
-
Бычкова Гөлназ Таһир кызы — хирургия бүлеге шәфкать туташы;
-
Солтанова Айгөл Ингел кызы — физиотерапия кабинеты шәфкать туташы;
-
Газизова Әнисә Нурлыгаян кызы — педиатрия бүлеге техник хезмәткәре.
Кадерле медицина хезмәткәрләребезгә алга таба да шушындый җаваплы хезмәтләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев