Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Актанышта район үзәк хастаханәсенең узган елгы эш нәтиҗәләрен һәм 2026 елга үсеш планын тикшерәләр

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш үзәк район хастаханәсенең медицина советы утырышы уза. Совет эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Гүзәлия Закариева, шулай ук Ренат Акчурин исемендәге Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табиб урынбасары Ринат Гареев катнаша.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсендә Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәевның 2025 елга хисабы булды. Медицина учреждениесе җитәкчесе җентекле анализ тәкъдим итте, ирешелгән күрсәткечләрне һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча динамиканы билгеләп үтте.

Моннан тыш, утырыш барышында 2026 елга төп планнар һәм приоритет бурычлар куела. Совет катнашучылары матди-техник базаны үстерү перспективаларын, медицина ярдәме сыйфатын күтәрү һәм халык өчен хезмәтләрнең мөмкинлеклелеген арттыру мәсьәләләрен, шулай ук дәвалау учреждениесенең кадрлар белән тәэмин ителешен тикшерә.

Советта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Яр Чаллы АМЯХ (БСМП) җитәкчелеге вәкилләренең катнашуы Актаныш районы халкы сәламәтлеген яхшырту өчен муниципальара хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев