Белгечләр чаң суга: Роллы, сушиларны санитар нормаларга туры китереп әзерли белмиләр
Белгечләр быел 50 исемдәге роллының составын тикшергән, хокук бозуларны барлык үрнәкләрдә дә тапканнар.
Продукциядә эчәк таякчыклары төркемендәге бактерияләр табылган. Шулай ук әзер салатларның 72 проценты санитар таләпләргә җавап бирмәгән. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор белән берлектә шәхси предприятиеләр әзерләгән һәм интернет-кибетләр аша заказ бирелгән продукцияне тикшерү уздырылган. Кызганычка каршы, роллылар, салатлар сатуга кагылышлы хокук бозулар югары процентта ачыкланган.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча чаралар күрү өчен Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә, шулай ук Россельхознадзор идарәсенә, хокук саклау органнарына һәм сәүдә челтәрләренә җибәрелә.
Арсланова сүзләренчә, хокук бозучыларга штрафлар язганнар. Ел башыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 300дән артык товарны тикшергән, аларның 38 процентында төрле хокук бозулар ачыкланган.
"Төрле күрсәткечләргә 1,5 меңнән артык проба алынды. Сөт продукциясе арасында стандарт булмаган продукциянең күләме югары", - диде Розалия Арсланова.
2024 елда шулай ук бәйсез кулланучылар экспертизалары уздырганнар, алар барышында сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган каймак (40%), эремчек (32%) һәм май (35%) үрнәкләре табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев