Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хәбәр итә: Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме, Сабантуйларны күңелле, авыруларны китереп чыгармаслык итеп оештыру һәрбер кешегә зур җаваплылык өсти. Йогышлы авыруларны һәм азыктан агулануларны булдырмау өчен бәйрәм вакытында туклану, сәүдә урыннарында куелган санитар таләпләрнең төгәл үтәлүен тәэмин итү...

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хәбәр итә:
Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме, Сабантуйларны күңелле, авыруларны китереп чыгармаслык итеп оештыру һәрбер кешегә зур җаваплылык өсти.
Йогышлы авыруларны һәм азыктан агулануларны булдырмау өчен бәйрәм вакытында туклану, сәүдә урыннарында куелган санитар таләпләрнең төгәл үтәлүен тәэмин итү гомуми шарт булып тора.
Туклану урыннарында, сәүдә нокталарында тиз бозыла торган ризыклар: колбаса, сыр, балык, кремлы кондитер һәм сөт ризыкларын суыткычларсыз сату тыела. Чөнки җылы һава бу ризыкларда микроблар үрчү өчен уңай шарт булып тора. Шуңа күрә йогышлы эчәк авыруларын, азыктан агулануларны кисәтү йөзеннән, җәмәгать туклануы һәм сәүдә нокталарында сату оештырганда шәхси эшмәкәр, оешма-предприятие, хуҗалык, кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләренә эшне бары тик санитария кагыйдәләренә нигезләнеп оештырырга кирәк.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 8 июнь, 2012 44 (9689) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев