Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Фирдүс Тямаев авыруы турындагы хәбәрләрдән соң тамашачыларны тынычландырды

Бу көннәрдә онкология буенча тикшерелү үтүче Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев авыруына аңлатма бирде. Ачыкланганча, анда рак түгел. Интернетта төрле имеш-мимешләр таратучылар да күп булган икән.

"Көне буе туганнар һәм дуслар шалтыратып хәлемне белешәләр, интернетта хатлар язалар. Минем турында бик күп хәбәр язганнар икән: кемдер хастаханәдә ята ди, кемдер үтереп тә, күмеп тә куйган. Минем белән барысы да әйбәт. Кеше чирләмичә тормый. Онкология ике кешенең берсендә бар. Аның усалы да, җиңел үтә торганы да очрый. Аллага шөкер, миндә җиңеле. Бүгенгә витаминнар алам һәм дәвалану узам. Кайгыртып торганыгыз өчен зур рәхмәт.  Үзегезне саклагыз, елыга бер булса да тикшеренегез. Исәнлек беренче урында тора!", - дип сөйләде җырчы социаль челтәрләрнең берсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев