Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Грипп

Грипп - өске сулыш юллары инфекциясе төркеменә керә торган, бик тиз таралучан көчле йогышлы авыру. Грипп авыруын А, В, С вируслары китереп чыгара. А һәм В вируслары югары дәрәҗәдә үзгәрү үзлегенә ия, шуңа күрә дә яңадан-яңа вируслар килеп чыгып кына тора. Авыру ничек йога? Чир чыганагы - грипп белән авырган...

Грипп - өске сулыш юллары инфекциясе төркеменә керә торган, бик тиз таралучан көчле йогышлы авыру. Грипп авыруын А, В, С вируслары китереп чыгара. А һәм В вируслары югары дәрәҗәдә үзгәрү үзлегенә ия, шуңа күрә дә яңадан-яңа вируслар килеп чыгып кына тора.
Авыру ничек йога?
Чир чыганагы - грипп белән авырган кеше яисә вирус йөртүче сәламәт кеше. Авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Зарарланган һава һәм авыру кеше кулланган әйберләр аша сәламәт кешегә инфекция җиңел генә йога да инде.
Грипп ничек үтә, аның билгеләре?
Авыру бизгәк тоткандагы кебек туңдырып-калтыратып кинәт башлана. Тән температурасы бик нык күтәрелә, гомуми хәлсезлек сизелә. Яңадан баш, буыннар, бөтен гәүдә авырта башлый. Кайчакта күңел болгана, костыра. Күзләр кызара, яшь агарга ихтимал, колаклар шаулый. Өченче көннәрдә томау төшә, ютәлләтә, кайчакта тамак төбе ачыта, тавыш карлыга, борыннан кан китәргә ихтимал.
Грипп еш кына җиңел формада да үтә: томау, коры ютәл, азрак баш авырта, хәлсезлек сизелә, әз генә тән температурасы күтәрелә. Гриппны җиңелчә үткәрүчеләр сәламәт кешеләр өчен чир чыганагы буларак бигрәк тә куркыныч, чөнки алар аяк өсте йөреп тирә-якка күпләп вирус тараталар.
Авыру кеше табибка вакытында мөрәҗәгать итмәсә, чирле килеш аякта йөреп торса, аннан өзлегү ихтималы зур- чөнки грипп кешенең иммун системасын какшата. Грипптан тын юллары һәм үпкәләр ялкынсынырга ихтимал. Йөрәк- кан тамырлары авыруы белән интегүчеләрнең авырулары көчәеп китүчән. Колаклар һәм баш мие ялкынсыну кебек өзлегүләр дә булырга ихтимал. Грипп бигрәк тә балалар һәм олы яшьтәге өлкәннәр өчен куркыныч, чөнки грипптан өзлегеп, үлем очраклары да булырга ихтимал.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 ноябрь, 2012 89 (9732) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев