Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт – сентябрь һәм октябрь айлары

Организмда грипп вирусына каршы торырлык иммунитет барлыкка килсен өчен ике-өч атна кирәк. Шуңа күрә һавада респиратор вируслар таралганчы, сентябрь һәм октябрь айларында вакцинация узарга киңәш ителә.

Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең   (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина татарстанлыларны гриппка   каршы прививка ясатырга өндәде.

Организмда грипп вирусына   каршы торырлык иммунитет барлыкка килсен өчен ике-өч атна кирәк. Шуңа күрә һавада респиратор вируслар таралганчы, сентябрь   һәм октябрь айларында вакцинация  узарга киңәш ителә. Узган ел сентябрь урталарында ук салкын тию   симтомнары белән чирли башлаганнар иде, ә ноябрьдә грипп очраклары ачыклана башлады. Аннары алга таба сигез атна дәвамында аларның саны арта барды, Яңа ел   алдыннан авыручылар аеруча күп   булды, – дип искә алды Татарстаның баш санитар табибы. 

ОРВИ   белән чирләүчеләр август аеннан ук   әкренләп арта. Вируслар салкынча, дымлы һавада бик тиз тарала, аларны җәмәгать урыннарында йоктырып кайту берни түгел. Ярый әле грипп очраклары теркәлгәне юк, аның белән чирләү – бик авыр.

Һәркем вакцинацияне бушлай уза ала. Балалар,   өлкәннәр өчен дә аерым вакциналар бар һәм алар районга җитәрлек күләмдә кайтарылган. 

 Беренче чиратта прививка балаларга, медицина хезмәткәләренә ясала, ә хәзер бөтен теләгән  кешегә. Вакцинация коллективны инфекция таралудан саклый.   Грипп йоктырсаң да, аны авыр өзлегүләрсез узыдырып җибәрү ихтималы күбрәк.

Әгәр кемнәргәдер медицина күрсәтмәсе буенча прививка ясатырга ярамаса, вируслар йоктырудан сакланырга кирәке. Кулларны һәрвакыт юыгыз. Чирләүчеләр артса, җәмәгать урыннарында битлек киегез. Бүлмәне җилләтеп торыгыз. Кешеләр күп була торган   урыннарга йөрми торыгыз. Йокыны туйдыру, физик активлык, дөрес туклану – респиратор чирләрне җиңелрәк үткәреп җибәрергә   булыша.

Гриппка каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә эш көннәрендә 2.13 нче кабинетта 8.00- 16.00 сәгатьләрдә ясыйлар. Төшке ял вакыты 12.00- 13.00 сәгатьләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев