Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!

16нчы марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!"дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 27 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш...

16нчы марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!"дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 27 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез янәшә-тирәгездә өй шартларында наркотик матдәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сатучылар, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән ышаныч телефонына хәбәр итегез! Телефон номеры: 2-912-002, 3-04-02 яки 02.
Һәр очракта да сезнең шалтырату сер итеп саклана. Җәмгыятьтә наркотиклар таралышына, яшьләрнең агулануына битараф булмыйк, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев