Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Полиомиелит – куркыныч авыру

Полиомиелит - бик авыр үтә торган инфекцион авыру. Бу авыруны полиомиелит вирусы китереп чыгара. Ул кешенең нерв системасын зарарлый, бит, аяк-кул мускулларының параличына, сөякләренең деформациясенә китерергә ихтимал, һәм азагы үлем белән төгәлләнә. Балаларда бу авыру мәңгелек инвалидлыкка китерә. Авыру кешедән кешегә пычрак әйберләр, ризык аша йогарга ихтимал. Авыру чыганагы булып...

Полиомиелит - бик авыр үтә торган инфекцион авыру. Бу авыруны полиомиелит вирусы китереп чыгара. Ул кешенең нерв системасын зарарлый, бит, аяк-кул мускулларының параличына, сөякләренең деформациясенә китерергә ихтимал, һәм азагы үлем белән төгәлләнә. Балаларда бу авыру мәңгелек инвалидлыкка китерә.
Авыру кешедән кешегә пычрак әйберләр, ризык аша йогарга ихтимал. Авыру чыганагы булып - авыру кеше тора. Инфекциянең зарары югары булу сәбәпле, ул бик тиз тарала.
Полиомиелит авыруын кисәтүче бердәнбер чара - ул вакцинация. Әмма күп кенә ата-аналарның үз балаларына бу прививканы вакытында ясатуга каршы килүе бу авыруны китереп чыгару ихтималын арттыра гына.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган саннар буенча, Израильдә алынган 30 проба юынтык суда беренче тип кыргый полиомиелит вирусы табылган. Бу бигрәк тә Израильнең көньяк өлешендә алынган пробаларда уңай нәтиҗә бирә.
Хәзерге вакытта Африка дәүләтенең бер өлешендә 73 очрак, Сомалида - 65, Кениядә 8 полиомиелит очрагы бар.
Израильдә кыргый полиомиелит вирусының табылуы аның бик озак вакытлар дәвамында киң таралуын ачыклый. Бу ситуациянең кеше сәламәтлегенә кинәт тәэсир итүе нәтиҗәсендә халыкара таралу куркынычы барлыгына китерүе бик ихтимал.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 25 сентябрь, 2013 72 (9818) саннында укый аласасыз
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев