Рөстәм Миңнеханов Актаныш хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген ачты
Бүген Актанышта район үзәк хастаханәсенең заманча кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. Районыбызда яшәүче 26 873 кешегә медицина ярдәме күрcәтүче хастаханә өчен әлеге бүлек бик тә кирәк иде. Кабул итү-диагностика бүлегенең ачылу тантанасында чыгыш ясаганда бу хакта Рөстәм Миңнеханов та искәртте.
Кешенең исәнлеге – иң кадерле байлык. Татарстан Республикасы көне алдыннан республиканың район үзәк хастаханәләренә яңа санитар автомобильләр тапшырдык. Бүген Актанышта кабул итү-диагностика бүлеге ачыла. Барысы да халыкның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен эшләнә.
Тормыш сыйфаты дигән әйбер бар. Кешенең исәнлеге-иң кадерлесе. Республикада эшләүче әнә шул зур программалар барысы да республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын булдыруга юнәлтелә.
Шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да зур төзелеш эшләре алып барабыз. Шуның ачык мисалы буларак, Актанышта да уңай үзгәрешләр күп. Бүген җитәкчеләр белән сөйләштек, бик матур урып-җыю эшләрен алып барасыз. Көннәр генә без уйлаганча түгел, яңгыр ява.
Менә шушы бинаны төзегән төзүчеләргә зур рәхмәт. Сезгә матур итеп эшләргә насыйп булсын!- диде Рөстәм Нургалиевич табибларга, шәфкать туташларына, башка персоналга мөрәҗәгать итеп.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән
Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә шушындый зур төзелешләр алып барырга, халык өчен яхшы яшәү шартлары тудырганнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде.
Тантаналы ачылышның кульминацион ноктасы- бинаны сафка бастырган «Газстройсервис» оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев Айдар Хәевкә символик алтын ачкыч тапшырды.
Җитәкчеләр кабул итү-диагностика бүлеге бинасының эченә үтеп, яңача җиһазландырылган кабинетларны карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев