Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлекне саклауның иң ышанычлы юлы- диспансерлаштыру

Актаныш районында халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларны иртә стадиядә ачыклау максатыннан диспансерлаштыру чаралары актив дәвам итә. Быел район буенча 10 меңнән артык кеше медицина тикшерүе узачак. Актаныш район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров билгеләп үткәнчә, бу план ел саен 100-110 процентка үтәлеп килә.

Кемнәр диспансерлаштыру узарга тиеш?

Бала туу белән медицина күзәтүенә алына. Актаныш район үзәк хастаханәсе яңа туган сабыйлардан алып барлык балаларны, яшүсмерләрне һәм өлкәннәрне даими контрольдә тота. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 404нче боерыгы нигезендә:

  • 18 яшьтән 39 яшькә кадәр — өч елга бер тапкыр;
  • 40 яшьтән соң — ел саен диспансерлаштыру үткәрелә.

Диспансерлаштыруның төп максаты — куркыныч авыруларны иртә ачыклау.
Тикшерүләр вакытында төп игътибар йогышлы булмаган хроник авыруларны ачыклауга юнәлтелә. Бу исемлеккә дүрт төп төркем керә:

  1. Кан әйләнеше системасы авырулары;
  2. Яман шеш (онкология);
  3. Сулыш органнарының хроник авырулары;
  4. Шикәр диабеты.

«Беренче максатыбыз — яман шешне иртә ачыклау. Моның өчен хастаханәдә барлык кирәкле җиһазлар һәм белгечләр бар. Флюорография, маммография, онкоцитология һәм башка махсус тестлар ярдәмендә авыруны башлангыч этапта туктатып калып була», — ди Рөстәм Могътазиров.

Тикшерү ничек оештырыла?

Халыкны җәлеп итү өчен авыллардагы фельдшерлар белән берлектә гражданнарның исемлеге төзелә. Кешенең яшенә карап, аңа тиешле тикшерүләр исемлеге билгеләнә. Хастаханә белгечләре халыкны төрле юллар белән- телефон аша элемтәгә кереп; почта аша хатлар җибәреп; СМС-хәбәрләр юллап диспансерлаштыруга чакыра.

Шикәр чире яки башка хроник авырулар ачыкланган очракта, пациентлар диспансер күзәтүенә куела. Бу аларның даими рәвештә табиб контролендә булуын, кирәкле дарулар белән тәэмин ителүен һәм сәламәтлекләренең начараюына юл куймауны гарантияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев